Туган як

Яңалыклар

Күргәзмәдән - уңыш белән Түбән Кама сөт комбинаты Мәскәүдәге «Алтын көз - 2015» халыкара күргәзмәсендә берьюлы алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булды. Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр. Безнекеләр җитештергән ацидофильле эчемлек...

Күргәзмәдән - уңыш белән
Түбән Кама сөт комбинаты Мәскәүдәге «Алтын көз - 2015» халыкара күргәзмәсендә берьюлы алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булды.
Россиянең 64 төбәгеннән һәм дөньяның 24 иленнән барлыгы 2500ләп предприятие катнашкан әлеге күргәзмәдә «Просто молоко» компаниясенең Түбән Кама сөт комбинаты продукциясен югары бәяләгәннәр. Безнекеләр җитештергән ацидофильле эчемлек һәм 2,5 процентлы җиләк-җимеш йогурты - алтын медаль, биоряженка һәм бифидок -
көмеш, ә биокефир, «Наринэ» һәм «Мечниковская» оеган сөте бронза медальләр белән бүләкләнгән.
Армия темасына
Хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингәрәевнең үзенә бирү мөмкинлеге бар. 28 октябрьдә (10.00-12.00) полковник Мингәрәев Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итәчәк. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Белешү өчен телефон: 36-05-62.
 
Авылда эш бетеп тормый
«Түбән Кама» агрофирмасында шикәр чөген-дерен җыялар. 3042 гектар мәйданнан 107 070 тонна татлы тамыр җыел-ган инде, уртача уңыш - һәр гектардан 352 центнер.
Районыбыз кырларында кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Кичәге көнгә 22 870 тонна печән җыелган, 51 700 тонна сенаж, 48 500 тонна кукуруз силосы салынган. Болар - бер баш шартлы терлеккә уртача 29,1 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Контрактчы
булам, дисәң...
Сәламәтлеге буенча яраклы, 19дан 39 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала.
Чакыру (призыв) буенча сроклы хәрби хезмәт узып кайтканнар белән беррәттән, әле хезмәт итмәгән, әмма югары белемле булганнарга да мондый мөмкинлек бирелә. Теләгегез булса, Түбән Кама хәрби комиссариатының
201 нче кабинетына мөрә-җәгать итегез. Тел.: 44-04-17, 44-01-99, 8-917-931-60-94.
(Хәрби-патриотик тема-
ның дәвамы - 7нче бит-
тәге «Казарма» сәхи-фәсендә).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: