Туган як

Яңалыклар

Ипотека көтсәгез... Студентлар урамындагы 47нче йорт тапшырылу сәбәпле, квартир алу өчен кабат теркәлгән «бюджетниклар», шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә һ.б. (14 яшьтән өлкәнрәкләрнең барысына да ), йомгаклау беркетмәсенә имза куяр өчен, «ГЖФ при Президенте РТ» бүлегенә (Тынычлык ур., 38а) килергә кирәк. Үзләре белән, алдан төзелгән беркетмәне, пас-портларын, ә...

Ипотека көтсәгез...
Студентлар урамындагы 47нче йорт тапшырылу сәбәпле, квартир алу өчен кабат теркәлгән «бюджетниклар», шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә һ.б. (14 яшьтән өлкәнрәкләрнең барысына да ), йомгаклау беркетмәсенә имза куяр өчен, «ГЖФ при Президенте РТ» бүлегенә (Тынычлык ур., 38а) килергә кирәк.
Үзләре белән, алдан төзелгән беркетмәне, пас-портларын, ә аерым категория кешеләр, болардан тыш, квитанцияләрен (төп нөсхәсе һәм күчермәсе) алып, атнаның 4 көнендә -
дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомгада (8.00-17.00) киләсе. Төшке ял вакыты - 12.30-13.30.
Контрактчы булам, дисәң...
Сәламәтлеге буенча яраклы, 19дан 39 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала.
Чакыру (призыв) буенча сроклы хәрби хезмәт узып кайтканнар белән беррәттән, әле хезмәт итмәгән, әмма югары белеме булганнарга да мондый мөмкинлек бирелә. Теләгегез булса, Түбән Кама хәрби комиссариатының 201 нче кабинетына мөрәҗәгать итегез. Тел.: 44-04-17, 44-01-99, 8-917-931-60-94.
Бәйрәм оештырыла
Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 4 ноябрьдә 15 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында фестиваль уздырыла.
Төрле милләт язучы-ларының китапларыннан һәм, шулай ук оста куллар иҗатын чагылдырган күргәзмәләр, «Талир тәңкә» һ.б. ансамбльләр концерты да бәйрәм рухы уятыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: