Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Аналар көне уңаеннан Иртәгә, 21 ноябрьдә шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм була. Көндезге сәгать 11дә башланачак бу бәйрәмдә хатын-кызларны сәламәт һәм гүзәл булырга өйрәтә торган түләүсез мастер-класслар, балалар сәнгать мәктәбе һәм ветераннар хоры концерты көтә. Әниләре белән килгән кечкенә балалар өчен дә уеннар оештырыла. Халыклар дуслыгы йортының...

Аналар көне уңаеннан

Иртәгә, 21 ноябрьдә шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм була.

Көндезге сәгать 11дә башланачак бу бәйрәмдә хатын-кызларны сәламәт һәм гүзәл булырга өйрәтә торган түләүсез мастер-класслар, балалар сәнгать мәктәбе һәм ветераннар хоры концерты көтә. Әниләре белән килгән кечкенә балалар өчен дә уеннар оештырыла. Халыклар дуслыгы йортының адресы: Химиклар урамы, 74 б.

Балчыклыга, келәү итәргә

Киләсе атнаның җомгасында, ягъни 27 ноябрьдә Балчыклы авылы чиркәвендә керәшенчә келәү итү (литургия) уздырыла.

Ул иртәнге сәгать 8дә башлана. Шәһәрдән барырга теләүчеләр иртәнге сәгать 7дә автовокзалдан түләүсез автобус алып китә, дип хәбәр итте редакциягә Балчыклының ныклы таянычы булган авылдашлары - 2 нче ПАТПның генераль директоры Юрий Иванов.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев