Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Туган илне сакларга Түбән Кама егетләрен Россия Кораллы көчлә-ренә озату дәвам итә. Хәрби комиссариатның призыв бүлеге начальнигы подполковник Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу көздә Түбән Камадан 300ләп егет илне сакларга китәчәк. Аларның иң ышанычлы, яхшы әзерлекле булган 80гә якыны Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең шәһәребез шефлык итә торган частена җибәрелә. Анапага эшкә...

Туган илне сакларга
Түбән Кама егетләрен Россия Кораллы көчлә-ренә озату дәвам итә.
Хәрби комиссариатның призыв бүлеге начальнигы подполковник Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу көздә Түбән Камадан 300ләп егет илне сакларга китәчәк. Аларның иң ышанычлы, яхшы әзерлекле булган 80гә якыны Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең шәһәребез шефлык итә торган частена җибәрелә.
Анапага эшкә барасызмы?
Краснодар краеның Анапа шәһәренә Кара диңгез буенда ял итү генә түгел, эшкә урнашу өчен дә барырга мөмкин.
Анда бетончылар, вожатыйлар, тәрбиячеләр, массажчылар, горничныйлар, юристлар һ.б. һөнәр ияләре кирәк икән. Үзебезнең шәһәрдә эш таба алмаган кешеләрнең Анапага китү теләге булса, Түбән Камахалыкны эшкә урнаштыру үзәгенә телефоннан (42-68-00) шалтыратып, бу хакта белешә алалар.
Телевизор күрсәтмәячәк
16 ноябрьдә иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр Түбән Кама телеүзәгендә антенналарга планда каралган ремонт эшләре уздырылачак.
Шул сәбәпле, бу вакытта телевидение тапшыруларын өзеп торачаклар. Дүшәмбедә көндез өйләрендә булган кешеләрнең телевизорларыннан ял итеп, файдалырак эш белән шөгыльләнү өчен вакытлары күбрәк була инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев