Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Министр кабул итә 11 декабрьдә Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев түбәнкамалыларны кабул итәчәк. Аның белән очрашу шәһәребезнең Советлар йортында (Төзүчеләр урамы, 12нче йорт) була, 17 сәгатьтә башлана. Алдан телефоннан (45-66-56) шалтыратып, язылып куярга кирәк. Директорлар укый Түбән Камада укучылар гына түгел, мәктәп директорлары да укый. Эш стажлары...

Министр кабул итә
11 декабрьдә Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев түбәнкамалыларны кабул итәчәк.
Аның белән очрашу шәһәребезнең Советлар йортында (Төзүчеләр урамы, 12нче йорт) була, 17 сәгатьтә башлана. Алдан телефоннан (45-66-56) шалтыратып, язылып куярга кирәк.
Директорлар укый
Түбән Камада укучылар гына түгел, мәктәп директорлары да укый. Эш стажлары 5 елдан ким булган директорлар өчен яшь җитәкче мәктәбе оештырылды.
Аның җитәкчесе - 6нчы мәктәпнең зур тәҗрибәле директоры, «Мәгарифтә лидер» номинациясендә муниципаль район башлыгы грантына ия булган Нурия Фәхретдинова. Шушы көннәрдә узган утырышта яшь директорлар эштә туа торган проблемалары белән уртаклашты, ә остазлары аларга үзләренең киңәшләрен бирде.
Контракт төзисезме?
Түбән Кама хәрби комиссариаты 19дан 39 яшькә кадәрге сәламәт ир-егетләргә Россия оборона министрлыгының хәрби частьларында контракт төзеп хезмәт итәргә тәкъдим итә.
Чакыру (призыв) буенча сроклы хезмәт узып кайтканнар белән беррәттән, әле хезмәт итмәгән, әмма югары белеме булганнарга да мондый мөмкинлек бирелә. Контрактчыларга яхшы түлиләр, дәүләт тарафыннан күп төрле льготалар да каралган. Тулырак белешмәләр алу өчен, Түбән Кама хәрби комиссариатының 201нче кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоннар: 44-04-17, 44-01-99, 8-917-931-60-94.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев