Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Әбигә 100 яшь тулды Кече Җирекле авылында яшәүче Елена Гребенщиковага 100 яшь тулды. Шул уңайдан, өенә барып, аны мунципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе котлады. Елена Кирилловна тугыз бала тапкан (бүгенге көндә дүртесе исән), җиде оныгын һәм оныкларының унҗиде баласын үзенең иң зур байлыгы дип саный. Аларның күбесе яраткан әбиләрен...

Әбигә 100 яшь тулды

Кече Җирекле авылында яшәүче Елена Гребенщиковага 100 яшь тулды. Шул уңайдан, өенә барып, аны мунципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе котлады.
Елена Кирилловна тугыз бала тапкан (бүгенге көндә дүртесе исән), җиде оныгын һәм оныкларының унҗиде баласын үзенең иң зур байлыгы дип саный. Аларның күбесе яраткан әбиләрен юбилее белән котлау өчен, төрле яклардан кайттылар.
Елена Гребенщикова Октябрь революциясенә кадәр, 1916 елда Кече Җирекледә нык тормышлы гаиләдә туган, әти-әнисенең хәтта үз май заводлары булган. 1931 елда аларны, кулак ярлыгы тагып, Свердловск өлкәсенә урман чыгару эшенә җибәргәннәр. Ә 1933 елда Елена аннан туган авылына кайта алган һәм колхозга кереп, бар гомерен шунда эшләп уздырган. Кайтуына өч ел дигәндә, ул авылдашына кияүгә чыккан. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире Карп фронтка киткән. Йорт-җирдәге барлык эш-мәшәкать, балалар тәрбияләү ялгыз калган Елена җилкәсенә төшкән. Елена түти шушы авылда ук торучы кызлары Зоя һәм Антониданың даими кайгыртуын тоеп яши. Зоя сөйлә-венчә, әнисе әле узган җәйдә дә бакчада эшләшеп йөргән.
Юбилярны котларга килгән Айдар Метшин белән бу гаиләдәгеләр зур шатлык-ларын да уртаклаштылар. Тарихы өч йөз елдан артык булган бу керәшен авылында чиркәү төзеләчәк. Ул гыйба-дәтханә төзүне башлап йөрүче-
ләрнең берсе - Елена түтинең олы оныгы Егор Демидов. Егорның хыялы - чиркәү төзеп бетереп, анда үз балалары һәм оныклары белән бергәләп, әбисенең дә баруын күрү.
Моңа кадәр Җирекле халкы Олы Атыдагы һ.б. чиркәүләргә йөргән. Моннан биш ел элгәре часовня төзергә ниятләгәннәр, тора-бара моның белән генә чикләнмичә, ак таштан чиркәү салырга булганнар, аның инде проекты әзер.
Елена Кирилловнаны гомеренең иң олы бәйрәме уңаеннан без дә котлыйбыз һәм якыннарына, авылдашларына якты өләшеп, сау-сәламәт булып, озын гомер итүен телибез.
 
70 яшьтән өлкәннәргә
70 яше узган пенсионерларга торак-коммуналь хезмәт субсидияләрен, ЕДВ һәм башка социаль түләүләрне почтальоннар китереп бирә башлый.
Моңа кадәр бу эш белән Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 4нче йортта урнашкан китереп бирү хезмәт (служба доставки) шөгыльләнә иде. Ә хәзер өлкән яшьтәге түбәнкамалыларга айлык социаль түләүләрне илтеп бирү вазифасы почтага күчә, дип хәбәр иттеләр социаль яклау идарәсеннән.
 
147 757кә җиттеләр
«Түбән Каманың 50 еллыгына - 150 мең бала» проекты турында «Туган як»та инде язган идек.
Шәһәр төзелә башлаган вакыттан алып биредә туган балалар саны кичәге көнгә 147 757кә җиткән. Вәгъдә итүләренчә, 150 меңенче булып туган сабый гаиләсенә квартир бүләк ителәчәк. Ул түгәрәк санга акрынлап якынлаша барабыз: тагын 2243 нәни түбәнкамалының дөньяга аваз саласы калды.
 
Сорарга теләсәгез...
Татарстанның баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов Түбән Камага килеп халыкны кабул итәчәк.
Аның белән очрашу 2 февральдә була, 14 сәгатьтә башлана. Адрес: Спортивная урамы, 12 в. Алдан телефоннан (39-44-74) шалтыратып, язылып куярга кирәк.
 
Сатып алалар
30 гыйнварда Түбән Кама экология-биология үзәге һәм «МОБЭКО» компаниясе халыктан чимал җыю акциясе оештыралар.
«Домовой» кибете янында (10.00 - 11.00), «Аркада» кибете каршында (11.00 - 12.00) һәм Бызов базары янында (12.00 - 13.00) макулатура, пленка, целлофан, калай банкалар һәм полиэтилен шешәләр сата аласыз.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X