Туган як

Яңалыклар

Ветеранга - 102 яшь Шәһәребездә яшәүче сугыш ветераны, отставкадагы милиция подполковнигы Иван Михайлович Мельниковка 19 гыйнварда 102 яшь тулды. Ул 1936-1939 елларда армиядә хезмәт иткән, ак финнарга каршы сугышкан, Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соң, отставкага чыкканчыга кадәр милициядә эшләгән (соңгы вазифасы - Лениногорскида төзәтү эшләре инспекциясе начальнигы). Аның...

Ветеранга - 102 яшь
Шәһәребездә яшәүче сугыш ветераны, отставкадагы милиция подполковнигы Иван Михайлович Мельниковка 19 гыйнварда 102 яшь тулды.
Ул 1936-1939 елларда армиядә хезмәт иткән, ак финнарга каршы сугышкан, Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соң, отставкага чыкканчыга кадәр милициядә эшләгән (соңгы вазифасы - Лениногорскида төзәтү эшләре инспекциясе начальнигы). Аның биш баласы, ун оныгы һәм оныкларының да ун баласы бар. Түбән Кама полициясе хезмәткәрләре ветеранның өенә барып туган көне белән котладылар.
Сорарга теләсәгез...
Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов белән очрашып, аңа мәгарифкә кагылышлы сорауларыгызны бирә аласыз.
Айдар Рафис улы 27 гыйнварда (14.00-16.00) Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашачак. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк.
Кичке уеннарга!
24 гыйнварда Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) татарча «Кичке уеннар» була.
14 сәгатьтә башланачак кичәдә Кама Аланының «Язгөл» эстрада коллективы чыгыш ясый, татар халкы-ның милли уеннары, җырлар һәм биюләр була. Барлык теләүчеләр катнаша ала, керү ирекле.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: