Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Яшьләрнең сораулары күп Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама яшьләре белән очрашты. КАИның Түбән Кама филиалында үткәрелгән бу очрашуга мәктәп җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре чакырылган иде. Һәр ел башында оештырыла торган мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. Айдар Метшин әйтүенчә, мондый чара...

Яшьләрнең сораулары күп

Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама яшьләре белән очрашты. КАИның Түбән Кама филиалында үткәрелгән бу очрашуга мәктәп җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре чакырылган иде.

Һәр ел башында оештырыла торган мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. Айдар Метшин әйтүенчә, мондый чара яшьләрнең бүгенге тормышы белән якыннанрак танышырга, аларны ниләр борчуын белергә ярдәм итә.
Активистлар озак көттер-
мәделәр, сорауларын яудыра башладылар: уку йортлары янында автомобиль кую урыннары җитми, төрле форумнарга бару өчен акча кирәк, Сүбәләк автоюлын киңәйтү сорала, шәһәрдә яшьләр үзәге ачарга иде, хоккей буенча дөнья чемпионатына волонтерлар булып бара алуда ярдәм кирәк һ.б.
Бүген күп кенә студентларны борчый торган мәсьәлә - Түбән Каманың ике институтын (НХТИ һәм КАИ филиалы) берләштерү турында да сорадылар.
- НХТИ - шәһәребездәге төп югары уку йорты, ул кирәкле белгечләр әзерли һәм үз урынында калачак. Ә КАИ филиалын НХТИга кушу мәсьәләсе карала, студентлары һәм укытучылары урамда калмас. КАИ филиалыннан бушаячак бинада инжиниринг үзәге ачу планлаштырыла, - дип җавап бирде Айдар Метшин.
Очрашу ахырында иң яхшы студентларга һәм укучыларга муниципаль район башлыгының исемле стипендияләре тапшырылды.
 

Бергәләп көрәшик!

Кемнәрнеңдер наркотик сатып ятуы турында белсәгез, бу хакта, курыкмыйча, полициягә хәбәр итегез: анонимлык гарантияләнә, ягъни, кем хәбәр итүе сер булып саклана. Түбән Кама эчке эшләр идарәсе телефоннары: 02, 49-25-02, 49-25-03. Кесә телефоныннан түбәндәгечә җыярга була: МТС- 8(8555)400-200 яки 102, «Мегафон»-02 яки 020, «Билайн»-002. Алынган хәбәр кичектермичә тик- шерелеп, закон бозучыларга карата җәза чаралары күреләчәк.

Штраф салынса...

Шушы ел башыннан «гаишниклар» тарафыннан салына торган штрафларны түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Беркетмә төзелгәннән соң 20 көн эчендә түләсәң, штрафны 50 процентлы ташлама белән, ягъни яртысын гына түләргә мөмкин. Ә инде 60 көн дәвамында түләнмәгән штраф күләме, киресенчә, ике мәртәбә арттырыла. Хәрәкәт кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафларың 10 мең сумнан артып китсә, автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы туа.

Алимент үләмәсәң...

Сүз уңаеннан, алимент түләү буенча бурычлары булганнарга каршы көрәшкә дә, суд приставлары белән бергә, «гаишник»ларны җәлеп итә башладылар. Алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең (хәзерге вакытта Түбән Камада андыйлар 1900ләп кеше) автомобиль йөртү хокукын вакытлыча алу гамәлгә керде. Бурычын каплагач кына, «права»ны кайтарып бирәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X