Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Дәүләт бүләге алды Муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәхимә Гайниева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гомер буе Түбән Каманың башкарма хакимият органнарында эшләгән Рәхимә Хәмит кызы - шәһәребездә яшәүчеләр арасыннан мондый бүләк алган беренче кеше. Мактау грамотасын шушы атнадагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы,...

Дәүләт бүләге алды
Муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәхимә Гайниева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Гомер буе Түбән Каманың башкарма хакимият органнарында эшләгән Рәхимә Хәмит кызы - шәһәребездә яшәүчеләр арасыннан мондый бүләк алган беренче кеше. Мактау грамотасын шушы атнадагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин тапшырды.
Халыкны кабул итәләр
Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
18 гыйнварда (15.00-17.00) - адвокат, 19 гыйнварда (15.00-17.00) нотариус кабул итә. Закон һәм хокук мәсьәләләренә кагылышлы аңлашылмаган сорауларыгыз булса, алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып язылыгыз да, Актүбә урамындагы 6нчы йортның 111нче кабинетына барыгыз.
Боз аша чыгып була
5 гыйнварда Кама елгасы аркылы «Новое Закамье - Соколка» боз кичүе ачылды.
Түбән Камадан Мамадыш, Кукмара якларына кайтучыларга бу кичү юлны шактый кыскартырга мөмкинлек бирә. Автомобиль хуҗалары боздан чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә онытмасын иде. Тизлекләре сәгатенә 15 километрдан артмаска, ике машина арасы 50-100 метр булырга, иминлек каешлары ычкындырылырга, ишек бикләнмәскә тиеш. Ә пассажирлар кичүне җәяү чыксалар да була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X