Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Төтен чыгачак 16 июльдән 21енә кадәр «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең этилен заводы чираттагы капиталь ремонтка туктату күздә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә, нефть химиясе продукты калдыклары факелда яндырылганда төтенләргә мөмкин. Бу - производствоның алга таба да тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатыннан җайланма-җиһазларны ревизиягә һәм капиталь ремонтка әзерләгәндәге кичектергесез мәҗбүри бер чара. Әлеге...

Төтен чыгачак
16 июльдән 21енә кадәр «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең этилен заводы чираттагы капиталь ремонтка туктату күздә тотыла.
Шуңа бәйле рәвештә, нефть химиясе продукты калдыклары факелда яндырылганда төтенләргә мөмкин. Бу - производствоның алга таба да тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатыннан җайланма-җиһазларны ревизиягә һәм капиталь ремонтка әзерләгәндәге кичектергесез мәҗбүри бер чара. Әлеге фактның шәһәрдәге хәзерге экологик хәлгә нормадан тыш тәэсире булмаячак. Производствоны туктатып торган вакытта, бик каты төтен чыкканда, факеллар аерым игътибар үзәгендә булачак.
Реклама тәртибендә.
Конкурс үткәрелә
Владимир Федотов-ның эштән китүе сәбәпле, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс игълан ителде.
Бу урында эшләргә теләүчеләр, 2 августка кадәр, документларын конкурс комиссиясенә тапшырырга тиеш. Адрес: Төзүчеләр урамы, 12нче йорт, 204нче кабинет. Комиссия конкурс нәтиҗәләрен һәм кандидатлар турындагы мәгълүматларны, 11 августтан соңга калмыйча, муниципаль район советына тапшырачак.
 
Һөнәр аласызмы?
Түбән Кама мәшгульлек үзәге һөнәри белем бирү курслары оештыра.
Июльдә КИПиА слесаре (уку срогы 5,5 ай) һәм эшлекле инглиз теле (уку срогы 1 ай) курсларында укыту башлана. Белешү өчен телефоннар: 43-68-39, 42-43-47. Адрес: Бызов урамы, 20 а йорты, 209нчы һәм 302нче кабинетлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев