Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Уракка чыктылар Районыбызның бер-ничә хуҗалыгында («Прикамский», «Земляки», «Колос») уҗым культураларын сайлап суктыруга керештеләр. Кичәге көнгә алар тарафыннан 120 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылып, 318 тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш әйбәт -һәр гектардан уртача 26,5 центнер чыга. Чиркәүгә - нигез 24 июльдә, ягъни якшәмбедә, көндезге сәгать бердә Түбән Кама шәһәренең керәшен чиркәвенә...

Уракка чыктылар
Районыбызның бер-ничә хуҗалыгында («Прикамский», «Земляки», «Колос») уҗым культураларын сайлап суктыруга керештеләр.
Кичәге көнгә алар тарафыннан 120 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылып, 318 тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш әйбәт -һәр гектардан уртача 26,5 центнер чыга.
 
Чиркәүгә - нигез
24 июльдә, ягъни якшәмбедә, көндезге сәгать бердә Түбән Кама шәһәренең керәшен чиркәвенә нигез салыначак.
Тынычлык урамындагы 109нчы йорт каршында төзеләчәк керәшен чиркәвенә нигез ташы салуда Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, епархия руханилары, үзебезнең муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашачак. Шулай ук, Көнчыгыш Америка һәм Нью-Йорк митрополиты, чит ил рус чиркәве беренче иерархы Иларион һәм Америкадан паломниклар килүе көтелә.
 
Терлекләр тук кышлар
Хәзерге вакытта районда көн саен 77,6 тонна сөт җитештерелә, бу бер баш сыерга уртача 14,6 килограмм туры килә.
Кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Кичәге көнгә 14570 тонна печән җыелган, 38200 тонна сенаж салынган, болар исә, бер баш шартлы терлеккә 16,2 центнер азык берәмлеге туры килә, дигән сүз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев