Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Юлларны - авылда да Шәһәребездә генә түгел, районыбыз авылларында да юлларны ремонтлау бара. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, быел Балчык-лы, Кызыл Чапчак, Үчкә, Сухрау, Ширәмәт һәм Поповка авылларындагы алты урамны (гомуми озынлыгы 5,3 километр) тәртипкә китерәләр, бу эшнең күп өлеше башкарылган инде. Республика программасы нигезендә, районыбыз-да...

Юлларны - авылда да
Шәһәребездә генә түгел, районыбыз авылларында да юлларны ремонтлау бара.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, быел Балчык-лы, Кызыл Чапчак, Үчкә, Сухрау, Ширәмәт һәм Поповка авылларындагы алты урамны (гомуми озынлыгы 5,3 километр) тәртипкә китерәләр, бу эшнең күп өлеше башкарылган инде. Республика программасы нигезендә, районыбыз-да юлларны ремонтлау белән инде өченче елын шөгыльләнәләр, моның өчен ел саен 50 миллион сум акча бирелә.
Кушайда - машина
Бу атна ахырында районыбызның Кушай, Келәтле һәм Балчыклы авылларында Питрау җыеннары узачак.
Аларны 15 июльдә 17 сәгатьтә Кушай башлап җибәрә (сүз уңаеннан, ул авылда милли көрәш батырына быел автомобиль бүләк ителәчәк, диләр). 16 июльдә 14 сәгатьтә бәйрәм Келәтле авылында башланачак. Питрау җыеннарын, елдагыча, Балчыклы тәмамлый, анда бәйрәм 17 июльдә була, башлану вакыты - көндезге сәгать 11.
Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җә-мәгать кабул итү бүл-мәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм бел-гечләр белән очраштыра.
14 июльдә (15.00-17.00) биредә Росреестр вәкилләре һәм район үзәк аптекасы мөдире кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111 кабинет. Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X