Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Мәктәпкә әзерләшик Түбән Камада укырга барырга әзерләнүче балаларга мәктәп кирәк-ярагы белән булышу йөзеннән, август азагына кадәр махсус акция бара. ЗАГС идарәсе тарафыннан башланып киткән «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясенә, тормыш хәле авыр булган гаиләләрнең беренче класска барачак балаларына булышу теләге булган һәркайсыгыз кушыла ала. Аның өчен, дәфтәр, карандаш, ручка кебек...

Мәктәпкә әзерләшик
Түбән Камада укырга барырга әзерләнүче балаларга мәктәп кирәк-ярагы белән булышу йөзеннән, август азагына кадәр махсус акция бара.
ЗАГС идарәсе тарафыннан башланып киткән «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясенә, тормыш хәле авыр булган гаиләләрнең беренче класска барачак балаларына булышу теләге булган һәркайсыгыз кушыла ала. Аның өчен, дәфтәр, карандаш, ручка кебек канцелярия товарыннан алып, хезмәт һәм рәсем дәресләренә кирәк әйбер-кара, мәктәп сумкасы һ.б. сатып алып,
ЗАГС идарәсенә (Яшьлек ур, 6б) илтергә тиеш буласыз. Белешү өчен тел.: 43-19-40, 43-09-00.
 
Эш эзләгән булсагыз
Сентябрь аеннан Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт урыны эзләүче эшсезләрне түбәндәге белгечлекләр буенча укыта башлаячак.
Аппаратчы-оператор (уку вакыты - 3 ай, барлыгы 480 сәгать); заправка станцияләре операторы (2 ай дәвамында барлыгы 320 сәгать); урта һөнәри белемгә ия булганнар өчен - смета эше (2 ай дәвамында барлыгы 320 сәгать); югары һөнәри белемгә ия булганнар өчен - медиация, ягъни бәхәсләрне судка кадәр хәл итү, (2 ай дәвамында барлыгы 160 сәгать). Уку - бушлай. Укыган вакытта стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 43-68-39, 42-43-47.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X