Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Юбилей белән 15 сентябрьдә РФ Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 95 ел тула. Түбән Кама поселогында әлеге бүлек 1963 елда Яр Чаллы санитария-эпидемиология хезмәте каршында ачылган. Ике елдан ул Түбән Кама санитария- эпидемиология станциясе итеп үзгәртелә. Беренче табибы - Л.Баранова. 2005 елдан аның белән Р.Изиятуллин җитәкчелек итә. Территориаль бүлектә 25 белгеч эшли....

Юбилей белән
15 сентябрьдә РФ Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 95 ел тула.
Түбән Кама поселогында әлеге бүлек 1963 елда Яр Чаллы санитария-эпидемиология хезмәте каршында ачылган. Ике елдан ул Түбән Кама санитария- эпидемиология станциясе итеп үзгәртелә. Беренче табибы - Л.Баранова. 2005 елдан аның белән Р.Изиятуллин җитәкчелек итә. Территориаль бүлектә 25 белгеч эшли. Эшнең төп юнәлеше - промышленность предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә халык сәламәтлегенә зыян китерүне булдырмау профилактикасы.
 
Көнне гимн белән башлыйк
Түбән Камада һәр көнне Россия һәм Татарстан гимннары яңгырый.
Аларны шәһәрнең үзәк мәйданында иртәнге сәг. 6да ишетергә була. Исегезгә төшерәбез: Лемаев мәйданында 22 экран урнаштырылган. Аларда шулай ук яңалыклар һәм төрле анонслар күрсәтелә.
Ремонт
булачакмы?
Сүбәләк трассасын төзекләндерү эшләре туктатылды. Алар августта башланып, 8 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш иде.
Планнар зурдан булды: 5 километр юлның асфальтын алыштыру, ливневкаларны күчерү, боҗрага керү урынын киңәйтү. Хәзерге вакытта биредә эш алып барылмый. Ачыкланганча, төзекләндерү 750 миллион сумга төшәргә тиеш. Әмма финанслау белән проблема килеп чыккан. Хәзерге вакытта мәсьәләне хәл итү юллары эзләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев