Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Полициядә яңа билгеләнү Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы эштән алыну сәбәпле, аның урынына Түбән Кама полиция начальнигы Ирек Насыйров вакытлыча билгеләнде. Яңа җитәкче билгеләнгәнче, ул ике вазифаны да башкарачак. Көтеп алынган бүләк Кама Аланында өсте ябулы бассейн төзи башлаганнар. Бу зур эшкә республика бюджетыннан 142,7 миллион сум акча бүлеп...

Полициядә яңа билгеләнү
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы эштән алыну сәбәпле, аның урынына Түбән Кама полиция начальнигы Ирек Насыйров вакытлыча билгеләнде.
Яңа җитәкче билгеләнгәнче, ул ике вазифаны да башкарачак.
Көтеп алынган бүләк
Кама Аланында өсте ябулы бассейн төзи башлаганнар. Бу зур эшкә республика бюджетыннан 142,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Поселок башлыгы Александр Павлов әйтүенчә, халык өчен бу - көтеп алынган бүләк. Янындагы зур мәйданда экопарк төзү планлаштырыла. Барлык шартлар һәм буш җирләр булган бу урында төрле проектларны тормышка ашырып була. Шулардан - сәламәтләндерү үзәге һәм коттеджлар поселогы төзелеше. Җирле халык фонтан турында да хыяллана икән.
Поликлиникада гына түгел
Шәһәрдә гриппка каршы вакцинация ясау дәвам итә. Табиблар 18, 19 ноябрьдә зур сәүдә үзәкләрендә кабул итә. Эш графиклары түбәндәгечә:
«Сити Молл» - 10.40-15.00 сәг., «Лента» - 10.15-16.00 сәг., «Барс-4» - 9.45-15.45 сәг., «Якорь» - 10.50-15.20 сәг., «Эссен» (Гагарин ур.) - 10.00-16.00 сәг., НКЦ - 9.00-13.00 сәг., «Эссен» (Төзүчеләр ур.) - 12.00-16.00 сәг., «Аркада» - 10.30-15.00 сәг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев