Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа билгеләнүләр Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданлык оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек буенча урынбасары итеп Радик Мөнәвир улы Шәйдуллин билгеләнде. *** Түбән Кама муниципаль районы Советы эшләре белән идарә итү вазифасын Артур Рафис улы Сафин үтәячәк. Моңа кадәр ул җиде ел Татарстан Сәламәтлек саклау...

Яңа билгеләнүләр
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданлык оборонасы һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек буенча урынбасары итеп Радик Мөнәвир улы Шәйдуллин билгеләнде.
***
Түбән Кама муниципаль районы Советы эшләре белән идарә итү вазифасын Артур Рафис улы Сафин үтәячәк. Моңа кадәр ул җиде ел Татарстан Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе булып эшләгән.
***
Түбән Кама муниципаль районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе белән Алинә Рәшит кызы Миңгалиева идарә итәчәк. Яңа җитәкченең Түбән Кама муниципаль районы Советында эшләү тәҗрибәсе бар.
 
Кабул итү
ТР баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
14 декабрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Әмирханов, 15.00-17.00 сәгатьтә - социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Җамалиева.
Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. 36-05-62 номерына шалтыратып язылырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев