Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Кабул итү 1 февральдә 16.00-18.00 сәгатьтә шәһәр Советы депутаты Нина Федоровна Буханова халыкны кабул итә. Аңа сораулары булган кешеләр «Бердәм Россия» сәяси партиясе Түбән Камадагы җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә (Студентлар урамы, 9) килсеннәр. Высоцкийга багышлап Узган шимбәдә шагыйрь һәм актер Владимир Высоцкийның тууына 80 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә...

Кабул итү
1 февральдә 16.00-18.00 сәгатьтә шәһәр Советы депутаты Нина Федоровна Буханова халыкны кабул итә.
Аңа сораулары булган кешеләр «Бердәм Россия» сәяси партиясе Түбән Камадагы җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә (Студентлар урамы, 9) килсеннәр.
Высоцкийга багышлап
Узган шимбәдә шагыйрь һәм актер Владимир Высоцкийның тууына 80 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә «Высоцкий безнең шәһәрдә» дигән иҗади проект кысаларында зур чара узды.
Легендар шәхескә багышланган концерт Халык иҗаты йортында тулы аншлаг белән үтте. Дүрт сәгать барган чарада иң яхшы җырлар яңгырады, гаҗәеп сәхнә бизәлеше һәм яктыртылышы һәркемнең күңелендә әйтеп бетермәслек матур хисләр калдырды.
Иҗади кичә ике өлештән торды. Аның беренчесендә Россиянең танылган артистлары - Дмитрий Дюжев, Сергей Гармаш, Дмитрий Певцов, Сергей Галанин, Ольга Кормухина һәм Алексей Белов, Евгений Дятлов, Ирина Линдт, «Глобалис» оркестры һәм «Песни нашего века» ансамбле чыгыш ясады. Проектның алып баручысы - артистның улы Никита Высоцкий иде. Концертның икенче өлешендә тамашачылар артистларга кушылып Высоцкий җырларын башкара алдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев