Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Кабул итү Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 22 февральдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе начальнигы Константин Слободюк, 15.00-17.00 сәгатьтә - тикшерү бүлеге җитәкчесе Константин Ачаев кабул итә....

Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
22 февральдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе начальнигы Константин Слободюк, 15.00-17.00 сәгатьтә - тикшерү бүлеге җитәкчесе Константин Ачаев кабул итә.
Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Язылу өчен 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратырга кирәк булыр.
Беркем дә онытылмый
Әфганчыларга багышланган митинг узды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында әфган сугышчылары, шәһәр һәм хәрби комиссариат җитәкчеләре, һәлак булган солдатлар гаиләләре, мәктәп укучылары җыелды.
Алар алдында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, шәһәр хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәев, сугыш ветераны Альберт Баһаветдинов, сугышта һәлак булган солдатның әнисе Инесса Шәрәпова чыгыш ясадылар. Әфган сугышыннан 18 якташыбыз әйләнеп кайтмаган. Аларны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәл янына чәчәкләр салдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев