Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Кабул итү Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 15 мартта 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова, 15.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама районының суд приставлары бүлеге начальнигы Сергей Шадрин. Адрес: Актүбә ур., 6нчы...

Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
15 мартта 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова, 15.00-17.00 сәгатьтә - Түбән Кама районының суд приставлары бүлеге начальнигы Сергей Шадрин. Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Язылу өчен 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратырга кирәк булыр.
***
16 мартта җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә түләүсез Юридик ярдәм көне узачак:
8.00-10.00 сәгатьтә - нотариус, 10.00-12.00 сәгатьтә - адвокат, 12.00-14.00 сәгатьтә - суд приставлары, 14.00-16.00 сәгатьтә прокуратура хезмәткәрләре кабул итә. Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Тулырак мәгълүматны 41-71-95 номеры аша шалтыратып белеп була.
Профилактика максатыннан
Түбән Кама муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Илдар Ильясов сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашты.
Ул җитәкчеләрне ел нәтиҗәләре белән таныштырды, тәртип бозу төрләре турында мәгълүмат бирде һәм профилактик лекция укыды.
Танылган артистлар килә
15 мартта Түбән Камада L'arte del Arco халыкара фестивале артистлары концерты булачак.
С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте сәхнәсендә 11 яшьлек уникаль скрипкачы Лея Чжу чыгыш ясаячак. Очрашуда La Primavera оркестры коллективы, дөньякүләм танылган артистлар: скрипкачы Родион Замуруев, виолончельдә уйнаучы Моника Лесковар да катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X