Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләккә лаек булды 15 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалы - тораккоммуналь хуҗалык предприятиесе җитәкчесе Мөнир Шаһзадә улы Шәяхмәтов та бар. Аңа «Россиянең атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» исеме бирелде. Хәзерге вакытта Мөнир Шаһзадә улы шәһәрнең 50 гә якын күпкатлы йортына...

Бүләккә лаек булды
15 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында түбәнкамалы - тораккоммуналь хуҗалык предприятиесе җитәкчесе Мөнир Шаһзадә улы Шәяхмәтов та бар. Аңа «Россиянең атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» исеме бирелде. Хәзерге вакытта Мөнир Шаһзадә улы шәһәрнең 50 гә якын күпкатлы йортына хезмәт күрсәтүче 8нче торак-коммуналь хуҗалык предприятиесен җитәкли. Хезмәтендә ул үзен тәҗрибәле, җаваплы җитәкче, оста оештыручы итеп танытты.
Язучыныңиҗат кичәсе
22 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең концертлар залында 40 елдан артык Түбән Кама төзелешендә эшләгән хезмәт ветераны, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхуллла Абдуллинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан кичә була.
«Бу дөньяга без килгәнбез икән...» дигән әлеге әдәби-музыкаль кичәдә Казаннан, Чаллыдан, Зәйдән һәм Мөслимнән мәртәбәле кунаклар катнашачак.
Башлана 18.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X