Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа юнәлештә эшләячәк

Быел Халык иҗаты йортын зур үзгәрешләр көтә. Билгеле булганча, аны шәһәр үз канаты астына ала. Биредә заманча мәдәни үзәк оештыру планлаштырыла. Элеккечә, төрле спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк, лекцияләр укылачак, мастер-класслар уздырылачак. Шул ук вакытта фәнни юнәлештә эшләүче түгәрәкләр, клублар булдырылачак. Хәзерге вакытта Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу өчен конкурс...

Быел Халык иҗаты йортын зур үзгәрешләр көтә. Билгеле булганча, аны шәһәр үз канаты астына ала. Биредә заманча мәдәни үзәк оештыру планлаштырыла.
Элеккечә, төрле спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк, лекцияләр укылачак, мастер-класслар уздырылачак. Шул ук вакытта фәнни юнәлештә эшләүче түгәрәкләр, клублар булдырылачак.
Хәзерге вакытта Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу өчен конкурс игълан ителде. Февраль аенда үз фикерләрегезне smi.nk@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Баштарак «Техниклар йорты» исеме белән билгеле булган бу бина 1977 елда төзелеп бетә. «Креслолары Мәскәүнең Кремльдәге Съездлар Сараеныкы үрнәгендә ясалган. Комсомол чакыруы буенча, биредә кичләрен көн саен 100-200 кеше эшли иде», - дип язылган «Түбән Кама. 50 еллык тарих» басмасында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X