Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа яшьләр үзәге ачыла

Октябрь башында шәһәребездә «KoVёR» яшьләр үзәге ачылыр дип көтелә. Ул Мәктәп бульварындагы дискоцентр бинасында урнашкан. Аяныч хәлдә булган әлеге бина тыштан да, эчтән дә танымаслык булып уңай якка үзгәргән. Чөнки төзекләндерү эшләре башланганчы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин алдан шәһәр яшьләре белән очрашып фикер алышкан. «Мондый үзәктә идеяләрегез, планнарыгыз тормышка...

Октябрь башында шәһәребездә «KoVёR» яшьләр үзәге ачылыр дип көтелә. Ул Мәктәп бульварындагы дискоцентр бинасында урнашкан. Аяныч хәлдә булган әлеге бина тыштан да, эчтән дә танымаслык булып уңай якка үзгәргән. Чөнки төзекләндерү эшләре башланганчы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин алдан шәһәр яшьләре белән очрашып фикер алышкан.
«Мондый үзәктә идеяләрегез, планнарыгыз тормышка ашырылырлык мөмкинлекләр булырга тиеш, - дип ассызыклаган ул. - Иң мөһиме: биредә тормыш, хәрәкәт булу». «KoVёR» исемен Айдар Метшин тәкъдим иткән. Бер келәмдәге бизәкләр бер-берсе белән тәңгәл килеп, аны бизәп тора - Түбән Кама яшьләре дә менә шулай бергәләп, берләшеп, бер юнәлештә эшләячәк. Билгеле булганча, биредә төрле оешмалар шөгыльләнә алачак: студентлар хезмәт отряды үзәге, КВН клубы, «ForWard» ирекле оешмасы әгъзалары, волонтерлар һ.б. Һәр оешма өчен аерым кабинет әзерләнгән. Егетләр һәм кызлар әлегә «Эйдос» үзәгендәге кечкенә бүлмәдә җыела.
Җиһазларга килгәндә, барысы да яшьләрчә һәм заманча, җиңеллек һәм уңайлылыкка өстенлек бирелә. Компьютерлар да булачак. Биредә иҗади кичәләр, очрашулар, гомуми җыелышлар, семинарлар уздыру өчен аерым зур зал бар.
 
Капиталь ремонт һәм җиһазландыру, республика программасы нигезендә, муниципалитет һәм бюджеттан тыш акчага ясалган. «KoVёR» җитәкчесе Гөлназ Фәсхетдинова әйтүенчә, үзәк шәһәрдәге һәр яшьләр оешмасы өчен зур яңа мөмкинлекләр ача, проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бирегә керү, әлбәттә, бушлай.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев