Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа уку елында ачарга ниятлиләр

Яңа микрорайоннарда балалар бакчалары гөмбәләр кебек үсеп чыга. Ел саен бер-икене төзеп куялар. Ә урыннар барыбер җитми. Шәһәрнең «иске» микрорайоннарында исә, киресенчә, балалар аз йөри, шуңа күрә андагы кайбер бакчалар бер яшьлекләрне дә кабул итә. Быел исә 29 нчы һәм 35а микрорайоннарда тагын ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өлгертергә ниятлиләр.

Төзелеш «Демография» милли проект кысаларында бара. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Светлана Андрианова әйтүенчә, һәр бакчага федераль һәм республика бюджетларыннан 216 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Хәзер ике балалар бакчасына фундамент салынган, диварлар төзелә. Тиздән коммуникацияләр урнаштыру урыннарын билгеләячәкләр. Бакчалар зур булачак: һәрберсендә 14 төркем өчен урыннар әзерләнә, аларга 260 бала йөриячәк. Шунысы да бар, бу учреждениеләрдә өч яшькә кадәрге нәниләргә 120шәр урын калдырыла. Моңа кадәр яңа бакчаларга бары тик өч яшьтән кабул иткәннәр.
– Эшкә декрет ялыннан иртәрәк чыгарга теләгән әниләр өчен бу бик уңайлы булачак. Апрельдә исә мәгариф министрлыгына әлеге бакчаларга яздыру мөмкинлеге бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә ниятлибез. Моны дәүләт хезмәтләре порталына кереп тә эшләргә мөмкин. Һәрхәлдә, язылу башлануы турында алдан хәбәр итәчәкбез, узган елдагыча, әти-әниләрне күп функцияле үзәккә дә чакырырбыз. Сабыйларны исә яңа уку елына кабул итәрбез дип уйлыйм, – дип аңлатты Светлана Андрианова.
Ике учреждение дә бала үсеше үзәге буларак ачылачак. 89 нчы, 90 нчы, 91 нче бакчалар шундый ук үзәк буларак ачылды. Биредә тәрбиячеләр генә түгел, тар белгечләр дә күп булачак: балалар биергә, төрле телләр, кул хезмәтенә һ.б. өйрәнәчәк. Шуңа күрә, һәр бакчага 70 хезмәткәр кирәк. Хәзерге вакытта аларны туплау эше алып барыла.
Узган ел 49 нчы һәм 35 нче микрорайоннарда ике бакча ачылды. Алар икесе дә шулай ук 260 бала сыйдырган. Сүз уңаеннан, бу ике бина төзелеп беткәч, Түбән Кама муниципаль районында бакчалар саны 100гә тулачак икән.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев