Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа технологияләр кулланып...

Шәһәрдәшебез кесә телефоны өчен «Дөрес яз!» мобиль кушымта уйлап тапкан. Татар теленә кечкенәдән гашыйк Гөлназ Шалафаева, аның ярдәме белән үз белемнәрен татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә тикшерә ала, дип саный.

Чыннан ди, бик шәп нәрсә ул! Әйтик, чиратта торганда кушымтаны ачасың да, үзеңне сынап карыйсың. Кушымта тест рәвешендә урнаштырылган. «Орфография» бүлегендә сүзләрнең дөрес язылышын тикшерәсең, «Морфология»дә – сүз төркемнәре турында белемнәрне яңартасың, ә «Тәрҗемә» дигәнендә сүзләрнең рус теленнән татарчага дөрес тәрҗемәсен күрсәтәсең. Бирем үтәлгәч, хаталар булган сүзләр күрсәтелә.
– Мондый кушымтаны булдырырга күптән хыялландым, чөнки татар теленә булган мөнәсәбәткә борчылам. Яңа технологияләр белән дә татар теле дәрәҗәсен күтәреп була! Иң мөһиме – бу кушымтадан укытучылар да, студентлар да, укучылар да – теләсә кем файдалана ала, – дигән фикердә Гөлназ.
Ул татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алган, «Туган як» газетасында хәбәрче һәм дизайнер булып эшләгән, ә хәзерге вакытта Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә хезмәт куя. Кушымта ясар өчен күп мәгълүмат җыя, сүзлекләр белән эшли, дизайн ясый, программа яза. Соңгысы белән авыррак була, чөнки үзе программачы булырга хыяллана гына һәм әлегә бар нечкәлекләренә төшенеп җитә алмый. Бәхеткә, ярдәм итүчеләр табыла. Ясап бетергәч, Гөлназ Google корпорациясе белгечләре белән элемтәгә керә. Кушымта башта тикшерелә һәм, ниһаять, Интернетка урнаштырыла.
Әлегә кулланучылар күп түгел – бер ай эчендә нибары 30лап кеше. Әмма алга таба Гөлназ кушымта өстендә эшләвен дәвам итәргә ниятли, бәлки «айфон»га урнаштырырга мөмкинлек туар. Шулай ук, яңа технологияләрне үз эшендә дә кулланырга тели. Мәсәлән, китапны вакытында кайтармаучыларга SMS-хәбәр юллаучы программа булса, әйбәт бит!
Гөлназ китапханәдә оештырылган кичәләрне алып бара, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешә. Сүз уңаеннан, күптән түгел ул «Түбән Кама гүзәле» конкурсының сайлап алу этабында катнашып, финалга да үткән. Үзе әйтүенчә, катнашучы кызлар барысы да матурлар, сәләтлеләр һәм җиңүгә лаеклар: кем җырлый, кем бии... Алып баручылары да, чарада хөкем сөргән милли атмосфера да сокландыра.
– Беренче чиратта, гаиләмә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ирем Илья өчен минем конкурста катнашу теләге көтелмәгән булса да, әзерләнергә ярдәм итте, ә финалга узуымны белгәч, шатланды, дусларына сөйләде. Әниләр дә шат. Тагын минем өчен икенче гаиләгә әйләнгән хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Бәйгедә катнашуымны хуплап кабул иттеләр, коллектив белән килеп, куәтләп тордылар. Инде менә ныгытып финалга әзерләнәм, – ди Гөлназ Шалафаева.
«Туган як» редакциясе Гөлназга максатларына ирешүен, хыяллары тормышка ашуын тели.
Лилия ЗӘҺРЕТДИНОВА.
Фото Г. Шалафаеваның шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев