Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа клубларда барлык шартлар тудырылган

Шәһәрдә республика программасы кысаларында тагын ике ишегалды клубы төзекләндерелгән. Аларны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов та катнашты.

Клубларны яңарту программасы Татарстанда биш ел элек җибәрелде. Бу вакыт эчендә Түбән Камада республика акчасына 19 объект төзекләндерелгән. Тагын дүртесен 2020 елда капиталь ремонт көтә.  
«Ровесник» клубы (Гагарин урамы, 42) кунакларны заманча бию белән каршы алды. Килүчеләр дә, «кунак ашы кара-каршы» була, дигәндәй буш кул белән килмәделәр – клубка  Sony Playstation уен приставкасы һәм ноутбук бүләк иттеләр. Клуб 1998 елдан торак йортның бер фатирында урнашса, хәзер 20 нче мәктәптә булачак. Үзенең аерым керү урыны, уңайлы һәм иркен бүлмәсе бар. 
«Энергия» клубы (Тын Аллея урамы, 11) исә кунакларга татар халык биюе бүләк итте. Ул былтыр 50 еллык юбилеен билгеләп узган, әмма чын бәйрәм рухы нәкъ менә капиталь ремонттан соң ачылган көнне булды. Биредә  балалар төрле халыкларның тормыш рәвешен, мәдәниятен өйрәнәчәк. Сүз уңаеннан, Түбән Кама мэры киемне япон ысулы буенча дөрес итеп төрү буенча мастер-класста да катнашты. Әмма балалар ишегалды клубы янында футбол кыры булуын да телиләр икән әле. 
«Республикада барлыгы 213 ишегалды клубы бар. Болар барысы да балаларга өйрәнер, иҗат белән шөгыльләнер өчен. Бу клублар сезгә алдагы тормышта үзегезне табарга, һөнәр сайларга  ярдәм итәр, дип ышанабыз», – диде Дамир Фәттахов.
«Энергия» һәм «Ровесник» ишегалды клубларын яңарту эшләренә барлыгы 3,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акча объектларны заманча итеп төзекләндереп, җиһазларга мөмкинлек бирде. «Биредә сез ял да итә, шөгыльләнә дә аласыз – сезнең өчен кызыклы, эчтәлекле булсын, дип тырыштык», – диде Айдар Метшин балаларга.   
«Энергия»дә шахмат һәм шашка студиясе эшләп килә, «Ровесник»та биергә өйрәнергә мөмкин һәм болар барысы да – бушлай. Иң мөһиме, балалар үзара аралаша ала. Моның өчен клубта барлык шартлар тудырылган. 
Руслан Исламов фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев