Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа җитәкче

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде.

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елда Мөслим авылында туа. 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, аннан «Түбән Кама телерадиокомпаниясе»нең өлкән редакторы, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшли.
2006-2008 елларда Түбән Камада массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан агентлыгы» оешмасы генераль директоры урынбасары була. Аннары «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры вазифаларын башкара.
2015 елда Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары, 2018 елдан Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат- аналитика идарәсе начальнигы була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X