Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елны – бүләк белән

2016 елның беренче яртысына (гыйнвар-июнь айларына) "Туган як"ка язылган газета укучыларыбызның редакциягә лотерея билеты юллаганнары арасында узган елның 25 декабрендә отыш уены үткәрдек. Призларның гадел уйнатылуын үз күзләре белән күрергә теләп килгән хөрмәтле укучыларыбызны отышлар комиссиясендәгеләр белән таныштырдык. Комиссиягә халык ихтирамын яулаган шәхесләрне - Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк...

2016 елның беренче яртысына (гыйнвар-июнь айларына) "Туган як"ка язылган газета укучыларыбызның редакциягә лотерея билеты юллаганнары арасында узган елның 25 декабрендә отыш уены үткәрдек.

Призларның гадел уйнатылуын үз күзләре белән күрергә теләп килгән хөрмәтле укучыларыбызны отышлар комиссиясендәгеләр белән таныштырдык. Комиссиягә халык ихтирамын яулаган шәхесләрне - Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк ага Шиһаповны, аның урынбасары Мәснәви Һадиуллинны, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинаны һәм үзебезнең "Туган як" газетасының лаеклы ялдагы элекке баш бухгалтеры Мәхмүдә Закированы чакырган идек.

Комиссия һәм күзәтүчеләр күзе алдында, барлыгы 456 билет салынган үтәкүренмәле махсус тартма кат-кат әйләндереп, билетлар болгатылды. Һәм бу уенның иң зур отышы булган "Спортмастер" кибетенең 5000 сумлык бүләк картасы уйнатылуы игълан ителде. Карашлар, бердәм рәвештә, отышлар комиссиясенә булышучы 9нчы мәктәп укучысы Маргарита Ташкинаның кулына төбәлде. Ул, бөтереп төрелгән билетларның арадан берсен тартып чыгарды.

Иң зур отыш "НМЗ" акционерлык җәмгыятендә инженер булып эшләүче Айрат Биккуловка чыкты. Бәхетле билетка күзәтчеләр күз салып, комиссиягә суздылар. Уен барышын карап утырырга килгән укучыларыбыз арасыннан .... Җиһаншин, "без бу егет белән бер оешмада эшләдек", дип әйтеп куйды.

Икенче итеп, шулай ук, кыйммәтле бүләк - телевизор өчен 20 каналлы приставка уйнатылды. Анысы Менделеев урамындагы 17нче йортта яшәүче пенсионер Рифат Нигъмәтҗановка чыкты.

Калган 28 отышка түбәндәге газета укучыларыбыз ия булды.

Чәй сервизы - Рәис Нәфыйков (шәһәр, пенсионер).

Төсле пыяла салат савытлары - Ибраһим Идиятуллин (Колмакчы авылы, пенсионер).

Җимеш суы өчен кувшин һәм стаканнар - Разия Ибраһимова (Красный Ключ поселогы).

Чигүле картина - Хәмәтвагыйз Шакиров (шәһәр, пенсионер).

Салат савытлары - Нәзирә Исхакова (шәһәр, пенсионер).

Стаканнар җыелмасы - Сәвия Ногманова (шәһәр, пенсионер).

Яшелчә турау өчен рәсемле пыяла такта - Фәүзия Бадыйкова (шәһәр, пенсионер).

Чәчәк вазасы - Даилә Вәлиуллина (шәһәр, пенсионер).

Чәчәк вазасы - Мәүлидә Закирова (шәһәр, пенсионер).

Кофе сервизы - Люция Гыйльметдинова (шәһәр, пенсионер).

Салат савыты - Гөлнәзирә Кадыйрова (шәһәр, пенсионер).

Аксыл яшел ефәк шарф - Насрулла Фәхруллин (Шәңгәлче, пенсионер).

Чәй пешерү өчен махсус кружка һәм чәй - Наилә Җиһаншина (шәһәр, пенсионер).

Тоз-борыч савытлары, пычак-чәнечке куйгыч - Галия Ямалетдинова (шәһәр, пенсионер).

Шәмаил - Янбулат Сөнгатуллин (шәһәр, пенсионер).

Пешкән йомырка кую өчен махсус җайланма (4 данә) - Алисә Рудакова (шәһәр, пенсионер).

Аш тәлинкәсе (6 данә) - Мәгъния Нуриева (шәһәр, пенсионер).

Күннән сувенир чәчәк (савыты белән) - Моганиф Зарипов (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Мәгъфирә Абдуллина (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Мөнәвәрә Мәүҗетова (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Фәнүзә Сабирова (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Роза Гыймадиева (шәһәр, пенсионер). (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Зөлфия Билданова (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Александра Баһаветдинова (Кама Аланы, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус бокал - Любовь Туктамышева (Югары Чаллы, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус магнит белән сувенир янчык - Миңнехәйдәр Талипов (Түбән Уратма, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус магнит белән сувенир янчык - Ягъфәр Гарипов (шәһәр, пенсионер).

"Туган як" сурәтле махсус магнит белән сувенир янчык - Фирая Фатыйхова (шәһәр, пенсионер).

Призларны уйнату барышында бу юлы да гаҗәп хәл булды - күзәтеп утыручылар арасыннан Кама Аланыннан килгән Александра Баһаветдиновага отыш чыкты. Яңа ел якынлашуын истә тотып, уенның гадел үтүен тикшереп-күзәтеп утырган укучылар арасында юаткыч призлар уйнаттык. Аздан да кешенең күңеле була бит. 30 приз уйнатылып беткәнне игътибар белән карап утыру өчен дә күпме түземлек кирәк...

Соңыннан, аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк ага Шиһапов үзебезнең татар газетасын укучы түбәнкамалыларга рәхмәтен җиткереп, киләчәктә "Туган як"ны укучылар саны тагын да артсын өчен, үсеп килүче бакча һәм мәктәп балаларына, димәк һәркайсыбызның я баласына, яки оныгына үз туган телебезне өйрәтү зарурлыгы хакында сөйләде. Теле татарча "әти", "әни" сүзләрен әйтеп ачылган, өйдә ата-анасы белән татар телендә генә аралашкан бала үз ана телен беркайчан да онытмаячак. Бүгенге, рус теленә илкүләм аерым игътибар бирелгән вакытта бу аеруча мөһим.

Мисалга, заманында ил җитәкчелегенең акылсызлыгы аркасында Кырымнан куылган татарларның, гәрчә дөнья буйлап сибелсәләр дә, үз туган телләрен саклап калуын китерү дә җитә. Ә без татарлар үз туган Татарстаныбызда үз ана телебезне чит итеп, бер-ике буыннан соң ук тәмам онытылуга дучар итмәкче булабызмы? Кая монда безнең тарихи хәтеребез, милли үзаңыбыз?! Әллә инде, гомумән, зомбиларга әйләнеп бетеп киләбезме? Гафу итегез, уй-фикерем читкәрәк китте, отышлар турында сүз алып бара идек бит әле.

Югарыда исем-фамилияләре язылган бәхетле билет ияләренә отышларын күмәк тапшыру вакыты - 15 гыйнвар, иртәнге сәгать 10.00. Үзегез белән паспортыгызны һәм "Туган як"ка 2016 елның беренче яртысына язылганлыкны раслый торган квитанция алып килергә онытмагыз. Призлар бары тик 29 гыйнварга кадәр генә биреләчәк. Шул көнгә кадәр килеп алырга өлгермәсәгез, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылачак кешеләр арасында июнь азагында уйнатылачак призлар фондына тапшырылачак.

Фирая МОРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев