Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елга зур бүләк

Химиклар урамындагы 9 д йортының төзелүен 13 ел буе көткән кешеләргә Яңа ел алдыннан квартир ачкычлары тапшырылды.

Йорт «Химстрой» ААҖ тарафыннан 2005 елда төзелә башлаган. Квартир алырга теләүчеләр акчаларын түләп тә куйган булган. Әмма бинаның өч каты төзелеп беткәч, 2009 елда фирма банкротлыкка чыккан һәм эш тукталган. 
– Ул вакытта барлык өметләр челпәрәмә килде. Рухи яктан да, матди яктан да авыр иде. Ипотекага квартир алган булсак, акчасын түләп бетергән булыр идек, – дип хисләре белән уртаклаша Ольга Бармотина. 
Алданган кешеләр администрация сукмагын озак таптаганнар, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин белән кат-кат очрашканнар. Йорт 2016 елда гына Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды программасына кертелеп,  аның төзелеше дәвам иткән. 90 квартирлы 10 катлы йортны ел ярым вакыт эчендә җиткереп тапшырганнар. 
«ТехноСтрой НК» ҖЧҖ директоры урынбасары Виктор Бельский әйтүенчә, биредәге бер, ике, өч бүлмәле квартирлар социаль ипотека буенча бирелгән. Квартирларда газ, су, электрны исәпләү приборлары, җылылыкны  көйләү җиһазлары, кухняда суга фильтр куелган, газ плитәсе бар.
Якын арада социаль ипотека буенча Түбән Камада тагын өч йорт тапшырылачак. 400 кеше яңа квартирлардан ачкычлар алачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев