Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елга – яңа максатлар белән!

(Ахыры. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9, 16, 23, 30 ноябрь, 14 декабрь саннарында).

Ел ахыры – узып баручы 2018 ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Әйдәгез әле, кич утырып, узып баручы елга йомгак ясап алыйк. Әлбәттә, финанс мәсьәләсенә дә тукталып китик. Быел финанс яктан нинди уңышларга ирештегез? Бәлки гаилә бюджетын алып бара башлагансыздыр, чыгымнарыгызны киметә алгансыздыр яки, яңа эшкә күчеп, кемнәрдер керемнәрен арттыргандыр. Ә кайберләрегез кредитларны түләп бетереп, финанс «иминлек мендәре» туплый башлагандыр. Ипотекасын тулысынча түләп, балаларын укыту яисә пенсиядә матур яшәү өчен бүгеннән үк шәхси капитал туплый башлаганнарыгыз да бардыр. Болар барысы да сезнең казанышларыгыз! Моңа тагын бер мәртәбә шатланыгыз, үзегезне мактап алыгыз. Хәтта дәфтәр әзерләп, уңышларыгызны язып куйсагыз да була. «Уңышлар дәфтәре» авыр чакларда сезнең өчен рухи ярдәм булып торачак.
Узып баручы ел казанышларга бай булмаган икән, төшенкелеккә бирелмәгез. 2019 елда финанс белемегезне арттырырга тырышыгыз, белем алу белән беррәттән, алган белемне тормышта кулланыгыз. 
Декабрьнең соңгы көннәрен яңа елга планнар коруга багышлагыз. Белгәнегезчә, эшне максат куюдан башларга кирәк. Сезнең чит җирләрдә ял итеп кайтасыгыз киләдер. Яисә күптәннән яхшы ноутбук алырга телисездер. Ниһаять, киләчәк өчен акча туплау турында уйланасыздыр. Теләкләрегезгә ирешү өчен, бүгенге көннән башлап, 2019 елның ахырына кадәр акча тупларга тәкьдим итәм. Акча җыю авыр эш дисәгез, уен формасында акча туплауның берничә ысулын күрсәтеп китәм.
1 нче ысул. Беренче атнада, әйтик, бүген – җомга көнне, сез 100 сум акчаны янда калдырасыз. Икенче атнада 200 сум, өченче атнада 300 сум янда кала. Шулай итеп, янда калдырасы акча күләме атна саен 100 сумга артып бара. Елда 52 атна. Соңгы атнаның җомга көненә сез 5200 сум акчаны янда калдырырга тиеш буласыз. Нәтиҗәдә, ел дәвамында 137800 сум акча җыелачак.
2 нче ысул. Уйлап караганда, беренче ысул жиңел тоела. Беренче атналарда 100, 200, 300, 400 сум кебек кечкенә күләмле акчаларны калдыру авыр түгел. Ләкин ел ахырында бер ай эчендә атна саен 4900, 5000, 5100, 5200 сум калдыру авырлашырга мөмкин. Шуңа күрә зур һәм кечкенә күләмле акчаларны чиратлаштырып җыярга тәкъдим итәм. Мәсәлән, беренче атнада янда 100 сум калдырсагыз, икенчесендә 5200 сум калдырырга була. Буталмас өчен, биредә күрсәтелгән таблицаны кисеп, яисә күчереп алып, калдырган акча санын атна саен сызып бару уңайлы. Ел ахырында җыелган акча күләме шулай ук 137800 сум булачак.
3 нче ысул. Мондый уеннар белән башыгызны катырасыгыз килми икән, атна саен бер үк күләмдә акчаны янда калдыра башлагыз. Мәсәлән, шул ук 137800 сумны җыю өчен атна саен 2650 сум акча калдырырга кирәк. Һәрхәлдә, үзегезнең керемнәрегезгә таяныгыз, янда калдырасы акча күләме сезнең өчен яраклы булырга тиеш. Киләсе елга багышлап, атна саен 2019 сум калдырсагыз да була, бу очракта 52 атна эчендә 104988 сум акча җыячаксыз.
4 нче ысул. Янда калдырасы акча күләмен финанс максатлардан чыгып билгеләү. Моның турында тулырак мәгълүматны 2 ноябрьдә чыккан «Акча акчага тартыла» дип исемләнгән мәкаләдән таба аласыз.
Иң мөһиме – үзегезне финанс максатларга ирешерлек акча тупларга өйрәтү. Бу эшнең нәтиҗәсе күңелле булачак – 2019 ел ахырында тупланган акчаны кулланып, теләгегезне тормышка ашыра алачаксыз. 
Акча туплау өчен банкта «вклад» ачсагыз да була. Хәер, бүгенге көндә аны кәрәзле телефон аша да эшләргә мөмкин. Акчагызны өйдә сакласагыз, хискә бирелеп, аны ел уртасында уйламыйча сарыф итүегез бар.
Ниһаять, сез үзегезгә «акча туплыйм» дип сүз бирдегез, финанс максатын билгеләп, хәтта якыннарыгызны моңа әзерләп тә куйдыгыз. Мин сезгә куйган максатыгыздан читкә тайпылмыйча, ел дәвамында теләгегезгә ирешүегезне телим. Могҗизалар көтмик, дуслар, аны үз кулларыбыз белән тормышка ашырыйк. 
Сезне якынлашып килүче яңа 2019 ел белән тәбриклим! Көнчыгыш календаре буенча 2019 ел байлык һәм бәхет вәгъдә итә. Моңа ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк: тырышлык һәм омтылыш янында ышаныч та булса, максатларга тизрәк ирешелә. Гаиләләрегезгә саулык-сәламәтлек һәм бәхет белән бергә рухи һәм матди байлык, финанс иминлеге телим.
Лилия ХӘСӘНОВА, «Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәр буенча консультанты.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев