Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа алымга акча кирәк

Районда киндер үсүче кырларны ачыклап, үләнне чабып алсалар да, бу чара ярдәм итми. Андый урыннарны хокук сакчылары һәм наркотикларга күзәтчелек итү бүлеге тикшереп тора. Киндер кырларын юк итү мәсьәләсе буенча наркотикларга каршы комиссиясе утырышында хокук сакчылары һәм авыл җирлеге башлыклары фикер алышканнар.

Киндер дөньяда киң таралган наркотик үсемлекләрнең берсе. Россиядә аны үстерү дә, куллану да катгый тыела. Шулай да, тәртип бозучылар бар. Әлегә кадәр бу үсемлекне чабып алып, яндырырга кушсалар, Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров аннан котылу өчен үз юлын тәкъдим иткән. Чабып алгач, үсемлекнең тамыры калган, мәйданны махсус препаратлар белән эшкәртеп, сөреп чыгарга кирәк, дип саный ул. Әмма яңа алымга шактый күләмдә акча кирәк. Эчке эшләр идарәсе дә игътибарны көчәйтү һәм тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тартачаклары турында җиткерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X