Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җәяү йөрү файдалы булса да...

Җәен шәһәр буенча йөрүче автобусларның, нигездә, иртәнге һәм төнге рейслары саны кимиячәк. Түбән Кама ПАТП предприятиесе автобусларның дүрттән бер өлешен бакчаларга һәм шәхси заказ буенча алып торучыларга җибәрәчәк.

– Апрель ахырында шәһәрдәшләрне бакчаларга йөртә башлыйбыз. Әлеге маршрутларга 10 йөртүчене җибәрергә кирәк. Бакчаларга йөртү чыгымнары җирле бюджетка кергәнгә, шәһәр автобуслары йөртүчеләре бакча маршрутларына күчәчәк, – диде ПАТП генераль директоры Юрий Иванов шәһәр журналистларына. 
Республика интернет-газеталарының берсенә биргән интервьюда ул узган елның предприятие өчен начар булуы турында әйткән. Йөрү бәясе арзан булу да хәлне катлауландырган. Хәзерге вакытта ул 22 сум. Кайбер мәгълүматлар буенча, ПАТП автобуста йөрү бәясен арттыру буенча республика комитетына мөрәҗәгать әзерли. Дөрес, шәһәр администрациясе предприятиегә ярдәм итәргә тырыша. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов әйтүенчә, ПАТП дагы хәлләр турында алар хәбәрдар һәм шәһәрдә йөрүче автобусларның санын киметмәс өчен кирәкле чаралар күрә. Республика җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр, әмма җавап бирмәгәннәр әле. 
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.
Л. Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев