Туган як

Вәгъдәне биреп куйдылар

Түбән Каманың коммуналь хезмәтләре кышка әзерләнә.

Шушы көннәрдә юлларны кардан чистарту техникасының әзерлеген тикшерделәр. Коммуналчылар зур грейдерлардан алып кечкенә машиналарга кадәр, 94 техника берәмлеге тәкъдим иттеләр. 58 машина Комплекслы тө-зекләндерү предприятиесен-нән иде. Ишегалды һәм магистраль юлларны кардан чистарту – шушы оешма өстендә.
Ел саен кышкы юллар сыйфаты түбәнкамалыларда бары тик канәгатьсезлек  тудырса, быел, гадәттәгечә, вәгъдәләр яуды. Коммуналь хезмәтләр юлларны чистартуга бар көчләрен ташлаячакларын җиткерделәр.
— Барысы да һава торышыннан торганын аңлыйсыз бит. Кар тәүлекләр буе яуса, ав ыр, әлбәттә. Әмма без сменалап эшләрбез, шәһәрне вакытында чистартырбыз, – дип сүз бирде Комплекслы төзекләндерү предприятиесе директоры Олег Сергеев.
Зур машиналар барлык урынга да керә алмый. Шуңа күрә, ел саен кечкенә тракторларның саны артуы куандыра гына. Алары кибет янын да, ишегалдын да чистарта ала. Менә быел да тагын кечкенә модельләрне сатып алганнар. Анысы – парк-та кар җыяр өчен. Үзе җайлы, әмма кыйммәт икән.
Мондый смотрлар ел саен кышкы сезонга әзерлекне күрсәтү өчен уза. Шәһәр администрациясе вәкилләре җиһазларны тикшерә, төзек булмаган техниканы көйләтмичә эшкә чыгармыйлар. Шәһәр башкарма комитеты
җитәкчесе Айрат Салаватов белдерүенчә, техниканың кышкы сезонга хәзерлеге канәгатьләнерлек. Әмма әзерлек эшләре тәмамланмаган әле.

Руслан Исламов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: