Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вәгъдәләрен үти дә белә

Депутат Олег Морозов инвалид балалар тәрбияләүче 20 гаиләгә «Туган як» газетасын яздыруда ярдәм итте.

Бу елның 13 сентябрендә РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда 28 нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча, районыбыз сайлаучылары Олег Морозовка ышаныч
күрсәтеп, иң күп тавышны аңа биргәннәр иде. Һәм менә 3 декабрь көнне халык ышанычлысы эш сәфәре белән Түбән Камага килде.
Депутатның визиты табиблар тормышына һәм медицинага кагылышлы актуаль мәсьәләләрне  караудан башланды. Бу уңайдан, тикшерелгән эшләр сүздә генә калмасын, нәтиҗәле булсын өчен, ул үзе белән нәкъ менә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча шөгыльләнүче Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевичны алып килгән. Хәер, пандемиягә бәйле кыен шартларда табибларга ничек авыр икәнен Олег Викторович үзе дә бик яхшы аңлый. Әле күптән түгел 91 яшьлек әнисе шул мәкерле чир белән авырган икән.
Медицина хезмәткәрләре белән аралашу һәм үзара әңгәмә барышында аларның «кызыл зона»дагы эшчәнлекләренә бәйле мәсьәләләр белән беррәттән: иминиятьчеләр белән үзара мөнәсәбәтләр, илнең алдынгы клиникаларында стажировка узу кирәклеге һәм дарулар белән тәэмин ителеш проблемалары турында да сөйләштеләр. Соңыннан медикларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Район күптармаклы үзәк хастаханәсенең ковид авыруларын дәвалау госпиталенә ярдәм йөзеннән, Олег Морозов 200 мең сумлык сертификат, урта медицина хезмәткәрләренә 10 кесә телефоны, ә Түбән Кама башкарма комитеты исеменнән, Айдар Метшин ике суыткычка сертификат тапшырды.
Депутат Югары Чаллы авылы интернат-мәктәбе балаларына 10 пар тимераяк та бүләк итте. Шундый инвентарь кирәклеге турында мәктәп укучылары аңа үзләре мөрәҗәгать иткәннәр.
Әлбәттә, безнең «Туган як» редакциясенә һәм газета укучыларыбызга кагылышлы бик шатлыклы бер вакыйга булды – Олег Морозов инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, инвалид балалар тәрбияләүче 20 гаиләгә 2021 елның беренче яртысы өчен «Туган як» газетасына яздыруда булышлык күрсәтте. Олег Викторович үзе: «Бу бүләкнең һәр гаиләгә шатлык китерәсенә ышанам. Газеталар яшәгәндә, кешеләр белән мәгълүмат чаралары арасында элемтә беркайчан да өзелмәс», – дип белдерде...
Хәйрия ярдәме күрсәтү дигәннән, Олег Викторовичның алдагы көннәрдә шундый ук эш визиты белән Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында булуы, анда да үзенең ярдәмен күрсәтүе хакында ишетеп беләбез. Республикабызның ул районнарында депутат, партия активы белән аралашып кына калмыйча, шулай ук гражданнарны кабул иткән, структур бүлекчәләр вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашында эшлекле очрашулар үткәргән. Шулай ук, ярдәм йөзеннән, мәсәлән, Яңа Чишмә районының иң актив һәм яхшы биш укучысына планшетлар тапшырган.
Ул көнне тагын бер мөһим вакыйга булган – РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракцияләре, ТР Дәүләт Советы депутатларының һәм Яңа Чишмә районы Советы арасында социаль-икътисади үсеш һәм мәдәни мирас мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелган.
Ә менә Чирмешән районында Олег Морозов Лашман авылы урта мәктәбенә интерактив такта бүләк иткән. Август аенда, шул авылда яшәүчеләр белән очрашу барышында, аңа мәктәпкә интерактив такта кирәклеге турында мөрәҗәгать иткән булганнар. Һәм менә ул вәгъдәсен үтәгән.
Әлбәттә, Чирмешәнгә бу килүендә дә аннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булган. Лицей бинасын төзекләндерүгә матди ярдәм кирәклеге, берничә авылда мәдәният йорты искергәнлектән, яңа биналар төзү өчен федераль программага кертү мөмкинлеген эзләү турында үтенгәннәр. Район үзәк хастаханәсенә кан анализы өчен биохимик җайланмалар сатып алу турында да әйткәннәр. Олег Морозов бу проблемаларны да хәл итәргә тырышачагын белдергән.
Р.S.Халык ышанычлысының Түбән Камага чираттагы визиты киләсе елның февраль аена планлаштырылган. Ул анда шулай ук гражданнарны кабул итәчәк. Аңа Студентлар урамы,
9 йорт адресы буенча «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә язылырга мөмкин.

Фәрит Имамов

Фото: ntr-24.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев