Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ветераннарга ярдәм итәр өчен

Түбән Кама үзиреклеләре «Кызыл канәфер» хәйрия акциясен игълан иткән. Аның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү.

Яшьләр июнь ае дәвамында шәһәр паркларында «Кызыл канәфер» билгесен сатачак. Бәясе – нибары 50 сум. Җыелган акчага дарулар сатып алыначак. «Кызыл канәфер» билгесе Ватаныбыз өчен көрәшеп, һәлак булган геройлар истәлеге билгесе булып тора.  
8 июньдә 15.00-17.00 сәгатьтә үзиреклеләр Тукай паркында булырлар, 9 июньдә 15.00-17.00 сәгатьтә «Гаилә» паркына барырга ниятлиләр, 12 июньдә 11.00-14.00 сәгатьтә  – «Кояшлы алан»да һәм 15.00-17.00 сәгатьтә «Гаилә» паркында, 14 июньдә 15.00-17.00 сәгатьтә «Кызыл канәфер»не Тукай паркында һәм күп функцияле үзәктә сатып алырга мөмкиннәр, 15 июньдә 15.00-17.00 сәгатьтә «Гаилә» һәм «Тукай» паркларында көтәчәкләр, 16 июньдә 10.00-13.00 сәгатьтә «Ильинка» комплексы мәйданында булырлар, 19 июньдә 15.00-17.00 сәгатьтә үзиреклеләрне Тукай паркында һәм күп функцияле үзәктә очрата аласыз, 21 июньдә 15.00-17.00 сәгатьтә  «Гаилә» һәм «Тукай» паркларында көтәчәкләр, 22 июньдә 10.00-13.00 сәгатьтә – «Җиңү Монумент» ы янында һәм 15.00-17.00 сәгатьтә – «Гаилә» паркында. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев