Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ветераннарга кирәкле бүләк

Шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышы ветераннарына кәрәзле телефоннар бүләк итәләр.

Түбән Камада «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына мобиль ярдәм бригадалары» дигән акция башланды. Аның кысаларында үзиреклеләр ветераннарга бушлай телефоннар таратачак. Беренчеләрдән булып зур бүләккә Гаяз ага Минһаҗев ия булды. Сугышка ул 18 яшендә киткән, ә хәзер аңа 96 яшь. Күкрәген «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре бизи, алар турында ул горурланып сөйли. – Бик яхшы акция, әмма минем өчен әйбере генә түгел, күрсәтелгән игътибар да мөһим, – ди Гаяз ага. Шәһәрдә һәр районда телефоннар 29 ветеранга тапшырылачак. Элемтә чикләүләрсез һәм бушлай булачак икән. Телефонга «файдалы» номерлар да кертелгән, шуңа кирәк вакытта өлкән яшьтәгеләр социаль хезмәтләр белән элемтәгә чыга яки «ашыгыч ярдәм» чакырта алалар.

фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев