Туган як

Ватанга мәхәббәт үрнәге

Түбән Камада Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле артистлары хәйрия концерты оештырды.

Шунысы да игътибарга лаек: чыгыш ясаучылар, рус җырлары белән беррәттән, татар телендә «Су буйлап» җырын да башкарганнар.
Нигездә, ансамбльнең  репертуарын, патриотик һәм халык җырлары тәшкил итә. Дөрес, заманча җырлары да шактый. Алары яшьләрне тарту өчен кирәк икән. 
Артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Ансамбль илебезнең элеккеге «кайнар нокталар»ында да йөзләрчә чыгыш ясаган. Шәһәр мэры Айдар Метшин үзенең чыгышында шул хакта искә төшерде. «Бу профессиональлек, патриотизм, Ватанга мәхәббәт үрнәге булып тора», –диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: