Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вакытны файдалы үткәрерләр

Гагарин урамындагы 5в йорты янында зур урам спорткомплексы ачылган. Тантанадан соң ишегалды клубларында шөгыльләнүчеләр футбол һәм волейбол уйнадылар, өлкәнрәк тамашачылар концерт карадылар.

Спорткомплекс урнашкан микрорайонда 13 меңнән артык кеше яши. Якында гына өч уку йорты һәм Халыклар дуслыгы йорты бар. Спорт мәйданчыгы ясау мөрәҗәгате белән микрорайон халкы шәһәр җитәкчелегенә берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, республика бюджетыннан – 17 миллион сум тирәсе, тагын 9 миллион сум җирле бюджеттан бүлеп бирелгән.  
Бу акчага баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары төзелгән, ясалма түшәмәле 23х43 квадрат метр мәйданлы футбол кыры булдырылган, урам тренажерлары урнаштырылган, шулай ук сикерү мәйданчыклары булдырылган, йөгерү юлына резина җәйгәннәр. Спорткомплекста видеокамералар һәм тавышлы техника урнаштырылган.  
Республика программасы кысаларында, быел шәһәрнең 3 нче мәктәбендә һәм Югары Чаллы авылында волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары барлыкка килгән. Моннан тыш, түбәнкамалылар быел кышын «Батыр» спорткомплексындагы яңа чаңгы базасын сынап карый ала. 

Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев