Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уңышны күрсәтәсегез килсә

«Берегиня» клубы пенсионерлары Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йорты администрациясе, китапханәсе һәм Түбән Кама шәһәре ветераннар советы белән берлектә, «Көзге уңыш – 2018» дип исемләнгән күргәзмә-бәйге оештыра.

Ул 19 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Мирас» мәдәният йортының кече залында үтәчәк. Катнашырга теләүче пенсионерларның үз бакчаларында үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне, алардан әзерләнгән ризыкларны күргәзмәгә 10.00 сәгатьтә алып килеп, тезеп, әзерләп куюлары сорала.  
Жюри әгъзалары җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләячәк: «Җиләкләр», «Җимешләр», «Чәчәкләр», «Яшелчәләр», «Кулинария һәм консервлау». Аларны дипломнар һәм бүләкләр көтә. Өстәмә мәгълүматны телефоннан 47-38-49, 8-917-235-46-15 номерына шалтыратып белеп була.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» клубы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев