Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Уңышлы тәҗрибәне үзебездә кулланачакбыз»

Республикада 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә 179 мең бала өчен ял оештырылган, шуларның 87 меңе төрле лагерьларга барган. Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә быел балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру сыйфатына нәтиҗә ясады.

Түбән Камада җәен 11 мең укучы ял иткән, шуларның 5800е каникулларын «Заря», «Зәңгәр Күл», «Чайка», «Юность» һәм «Олимпиец» лагерьларында уздырган, 4000 бала мәктәп лагерена йөргән, 5-10 сыйныфта белем алучы 700 укучы ял итү белән бергә хезмәт тә куйган. «Роспотребнадзор» идарәсе мәгълүматы буенча бу чорда 99 процент бала сәламәтлеген ныгыткан.
Җәйге кампаниядә тукландыруны оештыруга аерым игътибар бирелгән.
– Тукландыруның бердәм системасын кертү белән күп кенә мәсьәләләр хәл ителде. Элек «Юность» һәм «Олимпиец» лагерьларына – «Түбән Кама Нефтехим», ә «Чайка» лагерена «Шинник» җәмәгать туклану идарәсе хезмәт күрсәткән. Быел «Роспотребнадзор» тарафыннан барлык оешмалар атна саен тикшерелде. Нәтиҗәсе куандыра: җәй дәвамында балаларны ашатуда бер генә кагыйдә бозу очрагы теркәлмәде, – дип хисап тотты Айдар Метшин.
Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты карары белән, 2019-2021 елларга балалар һәм яшьләр ял учреждениеләрен төзекләндерү һәм төзү буенча комплекслы программа тормышка ашырыла. Өч елда республиканың 45 шәһәрендә һәм районында 94 лагерьга капиталь ремонт ясалачак. Түбән Камада исә зур үзгәрешләр «Кама» лагеренда бара. Яңартудан соң ул ел әйләнәсе хезмәт күрсәтәчәк. Җәен лагерьда балалар һәм яшьләр ялы оештырылачак, калган вакытта төрле сменалар үткәрү, ял көннәрендә гаилә белән ял итү өчен шартлар тудырылачак.
– «Кама» балалар ялы һәм үсеше үзәге булачак. Безнең белгечләр иң яхшы балалар сәламәтләндерү үзәкләре «Артек», «Орленок», «Смена» лагерьларының эш тәҗрибәләре белән таныша. Аларның иң уңышлы якларын үзебезнең үзәктә файдалана алачакбыз. Алдагы планнарда – «Кама» һәм «Зәңгәр күл» лагерьларын берләштереп, бердәм күп функцияле яшьләр үзәге булдыру. Куйган максатларга ирешәчәгебезгә шигем юк, – дип ассызыклады Түбән Кама мэры.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев