Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уй-фикерләре белән уртаклаштылар

Бәйрәм алды көннәрендә «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге китапханәсендә җыелып, «түгәрәк өстәл» артында сөйләштеләр. Инде менә икенче ел рәттән уздырылучы әлеге чарада хәбәрчеләребез газетаның эчтәлеген тагын да баету буенча үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр, яңа рубрикалар, проектлар тәкъдим иттеләр.

Күп кенә матбугат чараларында штатта торучы хәбәрчеләрдән башка читтән язучылар калмаган хәзерге заманда, «Туган як»ка штаттан тыш хәбәрчеләрнең дә даими язып торуы – күңелле хәл, әлбәттә. Бүгенге көндә «Туган як»ның дистәдән артык шундый хәбәрчесе бар. Һәм, төрле һөнәр ияләре булганлыктан, алар мәкаләләрендә тормыш-көнкүрешебезнең барлык якларын киң яктырталар. Газетада даими бирелеп баручы рубрикаларга, сәхифәләргә үзләренең тирән эчтәлекле язмалары белән катнашалар.
Әхлак-тәрбия, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга тәрбия бирү, милләт-тел язмышына кагылышлы мәкаләләр язу белән беррәттән, штаттан тыш хәбәрчеләр шәһәрдә һәм районда көн саен уздырыла торган күпсанлы чаралардан репортажлар да язалар. 
Газетада атнага бер мәртәбә даими чыгып килүче «Милли хәят» рубрикасы шәһәребез һәм районыбыздагы милли вакыйгаларны яктырта. Чын мәгънәсендә, аны хәбәрчебез Әлфия Хафизованың авторлык проекты дип атарга була. Мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев, үзе әйткәнчә, күбрәк тәрбия темасына яза. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган кеше буларак, аның әлеге язмалары һәркемнең күңелен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә эчтәлекле. Балалар бакчасында өлкән тәрбияче, язучы Нурзия Мирхазова да тәрбия темасына уңышлы мәкаләләр язып тора. Җирле һәм республика газеталары белән озак еллар хезмәттәшлек итүче аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин тормыш-көнкүрешебезнең төрле якларын чагылдыручы мәкаләләре белән сөендерә. Шулай ук милләт-тел язмышына кагылышлы язмалар да күбрәк аның каләменнән чыга.
«Китапханәләр тәкъдим итә» дигән рубрика ачып, аны ел дәвамында уңышлы гына алып барган Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, әлеге рубрика белән генә чикләнмичә, китапханәләрдә үткәрелгән чаралар, күргәзмәләр турында яза. «Карендәш» сәхифәсендәге язмалары белән газета укучыларыбызга таныш Ирина Садыйкованың районыбыз авыллары тормышына кагылышлы мәкаләләрен дә укучыларыбыз көтеп алып укый. Туган төбәк тарихын яктыртучы язмалар да газетабызга үзенчәлекле төсмер бирә. Катлаулы, күп вакыт һәм хезмәт сорый торган, шул ук вакытта мавыктыргыч мондый темага Мансур ага Ганиев яза. Киләчәктә ул газета битләрендә районыбыз авыллары тарихы белән таныштырып баруны да үз өстемә алам дип вәгъдә бирде. Кем белә, бәлки шундый тема буенча газетада даими рубрика да ачарбыз.
Үзләренең көн кадагындагы мәкаләләре белән газета укучыларыбызның мәхәббәтен яулаган Фәрит Вагыйзов, Илһамия Гаффарова, Земфира Гарифуллина,  Кәүсәрия Шәйдуллина, Земфира Рәхимова, Васил Камаловларның язмалары чыкмаган газета саннары сирәктер. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзалары, иҗат белән шөгыльләнү өстенә редакциягә даими рәвештә мәкаләләр язып торучы Ралия Кәримова, Гөләндәм Галиева, Анастасия Усачева, Әлфия Сибгатуллина һ.б. шулай ук киләчәктә дә редакция белән хезмәттәшлекләрен туктатмаслар дип ышанасы килә.
Әлеге чара ахырында 2018 ел дәвамында «Туган як»ка актив рәвештә мәкаләләр язган Земфира Рәхимовага инде традициягә әйләнгән Николай Кузнецов исемендәге бүләк тапшырылды. 
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре «түгәрәк өстәл»  вакытында.
Лилия Заһретдинова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев