Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Утлы корал да, патрон да саклыйлар

Түбән Кама районында һәм шәһәрендә «Арсенал» оператив-куркынычсызлык операциясе узды. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре утлы корал хуҗаларын барлап чыкканнар: саклау урыннарын һәм шартларын, лицензияләрен тикшергәннәр. Шулай ук законсыз рәвештә сакланган сугыш кирәк-яраклары да тапканнар.

Операция даими узып торса да, канун бозучылар гел табыла. Әйтик, бу юлы да утлы корал, шартлаткыч сату белән бәйле биш җинаять ачыкланган, өч кеше җаваплылыкка тартылган. Шулай ук нәтиҗәләр буенча, ике утлы корал, 89 сугыш өчен кирәк-яраклар һ.б. табылган.
Мәсәлән, 67 яшьлек бер ир фатирында үзе ясаган пистолет саклаган. Коралны законсыз саклау өчен аңа карата җинаять эше кузгатылган. Ә Ширәмәт авылындагы 41 яшьлек адәм фатирында спортау мылтыгыннан ату өчен 23 патрон табылган. Ул да җаваплылыкка тартылган. 58 яшьлек түбәнкамалы исә үзендә «Блеф» револьверы һәм 66 патрон саклаган. Коралны ул, сигнал коралын үзгәртеп ясаган. Аңа карата да җинаять эше ачылган.
Шулай ук шәһәрдәшләрдә саклау һәм куллану лицензиясе вакыты узган өч корал ачыкланган. Ә машиналарны тикшергән вакытта сигез бейсбол «бита»сы һәм өч пычак табылган.

Булат Нәбиуллин

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев