Туган як

Утлы еллар кайтавазы

Бөек Ватан сугышы тарихында беренче салют 1943 елның 23 августында совет гаскәрләренең «Курск дугасы»нда җиңүенә багышлап яңгыраган. Быел ул данлыклы вакыйгага 75 ел тулды. Шәһәребездә Курск сугышларында катнашкан ветераннар бүген бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – 94 яшьлек Зиннур Дәүләткәров (фотода). Аның фронт юллары турындагы язма быел февральдә «Туган як» газетасында басылып чыккан иде. Ветеран белән кабат очрашкач, ул янә утлы еллар истәлекләре белән уртаклашты.

Зиннур Дәүләткәр улының сугышчан хәрби юлы 732 нче аерым танкка каршы дивизиядә башланып китә. Сталинград сугышында җиңелгән гитлерчылар командованиесе, реванш алырга ниятләп, «Цитадель» операциясенә әзерлек алып бара. Аларның максаты, Курск шәһәре тирәсендә дугаланып, безнең позицияләргә кергән плацдармнан көчле контрһөҗүм оештыру була. Моның өчен дошман бу тирәләргә иллеләп укчы һәм танк дивизияләре туплый. «Цитадель» операциясендә дошман ягыннан 900 мең кеше, 10 мең хәрби туп, 2700 танк, 2050 самолет һәм башка техника катнаша. Фашистлар фикеренчә, бу кадәр гаскәр, «фердинанд», «тигр», «пантера» кебек өр-яңа танк һәм үзйөрешле артиллерия установкалары биредә аларга җиңү китерергә тиеш була. Әмма аларның планнары тормышка ашмый...
– Безнең артполк  85 мм лы зенит пушкалары белән коралланды. Аларга калканнар куелган, танкка ату өчен броня тишә торган снарядлар күпләп әзерләнгән  иде. Чөнки ул чакта безнең Т-34 танкларының 76 мм лы орудиеләре немецларның яңа танкларының бронясын («маңгаен») тишә алмыйлар иде. Башта без бер атна чамасы окоплар казыдык. Ә 5 июльдә төнлә артиллерияне запас позицияләргә күчерделәр. Атакага ташланган немецлар алгы сызыкны пыран-заран китерде. Күпме пехота солдатлары һәлак булды... Ә без 9 июльдә һөҗүмгә күчтек. Башта 3 сәгать буе артиллерия әзерлеге булды: «катюша»лар, аннары безнең орудиеләр көпшәләре кызарып чыкканчы туктаусыз атты. Команда бер иде:  «Снарядларны кызганмаска!»
...Зиннур ага өчен иң истә калганы гаскәр колоннасы белән Курск шәһәре станциясеннән узганда булган. Анда хәлләр коточкыч: шартлап үзара буталып беткән рельслар, янга ауган паровозлар, тимер рамнары гына калган эшелоннар, дөрләп янган вагоннар арасында ялларына ут капкан атлар чабып йөргән... «Бәхеткә, безнең орудие лафетларын «Студебеккер» машиналарына тагып йөриләр иде. Фронтта канкойгыч сугышлар дәвам итте. 14 июльдә контратакага күчкән немец танклары 732 нче аерым дивизион позицияләрен сул флангтан урап, тылга чыгарга тырыштылар», – дип искә ала ветеран. 
Канкойгыч бәрелештән соң күрше расчеттан бер генә солдат кала. Орудиене икенче позициягә күчерү өчен ярдәмгә Дәүләткәровны җибәрәләр. Зенитканың төзәгеч приборын сүтеп алганда, аның сул аягына пуля эләгә. Тездән түбән сөяге чәрдәкләнә, госпитальгә барып җиткәнче, Зиннур аңын югалта башлый (сугышта ул 3 тапкыр яралана). 
Дистәләрчә еллар узгач, ветеран Дәүләткәров Курск дугасындагы бәрелешләрдә 863 мең совет солдаты һәлак булуы турында белә. Шуларның 6 меңнән артыгы – Татарстаннан. Дәүләткәров белән бергә фронтка киткән авылдашы кече сержант Мирза Гайнетдин улы Хисамов та Орелны азат икәндә батырларча һәлак була.
– Дошман безне зур әзерлек белән каршылады. Андагы хәлләрне сөйләп-аңлатып кына булмый. Полкташ дусларымның чәчләре күзгә күренеп агарды, маңгайларында җыерчыклар артты, кулларыбызда якын дусларыбыз һәлак булды, кайберләребез исән-сау чыгып китеп, бөтенләй хәбәрсез югалды, – дип сөйли ветеран.
Госпитальдән чыккач, З.Дәүләткәров Украина, Белоруссия һәм Балтыйк буенда күп кенә шәһәрләрне, авылларны азат итүдә катнаша. Литваның Алитус шәһәре янында Неман плацдармында артиллерия уты белән дошманның 3 пулемет ноктасын юк иткәне өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ә Кунигишки Ланкен шәһәрен азат иткәндә Дәүләткәров расчеты ике дошман пулеметын, тимерчыбыклардан ясалган «зараждение»ләрне юк итә, контратака вакытында танкка каршы ата торган 2 орудиене сафтан чыгара. Бу батырлыклары өчен З.Дәүләткәров III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Көнчыгыш Пруссиядә барган көчле бәрелешләрдә дә катнашырга туры килә аңа. 1944 елның карлы-буранлы язында, көчле һөҗүм барганда, урман арасында адашып, камалышка эләгә язалар. Бу вакытта Зиннур абый полкның 76 мм лы пушкасы расчетында наводчик була. Дошманның танкларга каршы ата торган батареясен тупка тотып, 4 орудиесен кулга төшерәләр. Иртән фашистлар һөҗүмгә күчкәч, ракетницадан атып, үз координатларына ут юнәлтергә команда бирәләр. «Катюша»лар залпы башлангач, авыл читендәге ниндидер амбар подвалларына яшеренеп өлгерәләр. Налет тәмамлангач, командир Дәүләткәров белән бер солдатка исән калган дошман орудиеләрен гранаталар белән шартлатырга кушалар. Боерыкны үтәгәч, артиллеристлар көнчыгышка юнәләләр. Кичен, дошман солдатларын күреп, салам эскертендә куналар. Төнлә безнең танклар тавышына уянып, үзебезнең гаскәрләргә кушылалар. Алгы сызыкта аларны штрафбатка җибәрмәкче булалар. Тик Бондаренко исемле командирлары аларны эзләп табып коткарып кала... 
Сугышта өченче каты яраны тупчы Дәүләткәров  Каунас шәһәрен азат иткәндә, дошман танклары белән  «дуэль»  вакытында ала. 1945 елның 6 нчы апрелендә сержант Дәүләткәров соңгы атакага – Кенигсбергны штурмларга  бара. Сугыш тәмамланганда аның күкрәгендә ике Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм 4 сугышчан медаль лаеклы урыннарын алалар. Җиңү көнен Кенигсберг шәһәрендә каршылый ул.
 –  Үз гомеремдә тагын шундый шатлыклы тантана кичергәнем булдымы икән?! Күз яшьләре аша кочаклашулар, тәбрикләшүләр, шатлык тантана итте. Баш киемнәребез шарлардай күккә очты, автоматларыбыздагы бар патронны атып бетердек,  – дип сөйли ветеран. Туган авылына 1947 елның апрель аенда гына әйләнеп кайта. Башта колхозда, аннары Ижевск шәһәрендәге оборона заводының ярдәмче хуҗалыгында эшли. 2014 елны балалары белән Түбән Камага күчеп килә.
Һәр ел саен ул 9 Майда, орден-медальләрен горурланып тагып, Җиңү бәйрәмендә катнаша. Төз гәүдәле, аек акыллы ветеран җор телле булуы белән дә шаккаттыра. Әле берничә ел элек кенә дә сугышчан юлы буйлап сәяхәтләргә бик теләп бара иде. 2003 һәм 2013 елларда Курск дугасының 60 һәм 70 еллык юбилей тантаналарында почетлы кунак була, үзенең полкташлары белән очраша. Фашистларның  соңгы күләмле һөҗүмнәренә нокта куелган, совет солдаты данлы җиңү яулаган сугыш вакыйгалары турында ветеран бүген дә киләчәк буынга гыйбрәт итеп сөйли.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: