Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Урып-җыю азагына якынлаша

Соңгы атналарда һава шартларының уңайлы торуы нәтиҗәсендә, игеннәрне урып-җыюда тоткарлыклар булмады. Кичә алынган соңгы мәгълүматларга караганда, бөртеклеләрнең гомуми 23250 гектар мәйданыннан 22500 гектары (97 процентка якын) урып-суктырылган. Игенчеләр урып-җыюны бу атнада төгәлләргә исәплиләр.

Хәзерге вакытта район буенча бөртеклеләрнең уңышы һәр гектардан уртача 33,4 центнер тәшкил итә (республика буенча ул – гектардан уртача 30 центнер). 40 һәм аннан да күбрәк центнер чыккан хуҗалыклар да бар.
Бу атнада алдынгы комбайнчыга соңгы тапкыр күчмә кубок тапшырылды. Һәм, әлбәттә, алдынгыларга акчалата премияләр дә бирделәр. Күчмә кубокка, «Орсис Агро»дан, гомуми 2915 тонна ашлык суктырган Илгиз Рәхимов лаек булды.
Бөртеклеләрнең уңышын җыеп бетерү белән генә басуларда эш тәмамланмый. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере (аны Зәй комбинатына тапшыралар), бәрәңге, рапс һ.б. культураларның уңышын җыя башладылар. Шикәр чөгендере гомуми 1500 гектарда үстерелгән булса, хәзерге вакытта шуның 110 гектарыннан җыеп алынган. Уңышы гектардан уртача 400 центнер чыга. 242 гектарда үстерелгән бәрәңге 64 гектарда җыелган, уңышы уртача – 250 центнер. Бу күрсәткеч арта бара, 280 центнер тирәсе булыр дип көтелә.
Шул ук вакытта терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта бер баш шартлы терлеккә уртача 22,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бу күрсәткечне 30 центнерга кадәр җиткерергә исәплиләр.
Фәрит ИМАМОВ.
Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев