Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Уртак эшләребез дәвамлы булсын»

Сабыйларның белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан, балалар бакчаларында даими рәвештә мониторинглар уздырыла, үзләштергән күнекмәләрен әти-әниләренә күрсәтү йөзеннән, ачык шөгыльләр, брейнринглар, бәйгеләр оештырыла. Узган өч айда сабыйлар өчен шәһәр күләмендә дә күп кенә бәйгеләр оештырылды.

Шулар арасыннан көзге матурлыкны, байлыкны чагылдырган, «Сөмбелә гүзәле» дип исемләнгән бәйгене әйтми калу мөмкин түгел. 76 нчы балалар бакчасында оештырылган бәйгедә 6-7 яшьлек 16 бала катнашты. Саф татар телендә аралашучы кыз балаларның җыр-биюгә генә түгел, фикерләү, тасвирлау сәләтләрен күрергә дә мөмкинлек тудырылды. Нәтиҗәләре дә күркәм: «Сөмбелә гүзәле» титулына Ләйсән Талипова (88 нче балалар бакчасы), 1 урынга Диляра Низаметдинова (8 нче бакча), 2 урынга – Әминә Сөләйманова (64 нче бакча); 3 урынга Диләрә Бикбова (76 нчы бакча) ия булсалар, шәһәребезнең 1, 24, 39, 49, 50, 61, 74, 83, 86, 87, 93 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар төрле номинацияләрдә дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. 
Бүгенге көндә балалар «Бәхетле балачак», «Мин дөньяны өйрәнәм» дип исемләнгән проект бәйгеләрендә көчләрен сынашалар. 
Тәрбиячеләргә дә кызу урак өсте. Категориясен күтәрү максаты белән кайберләре аттестациягә әзерләнсә, икенчеләре «Педагогик идея» ярминкәсендә тәҗрибә уртаклашты. Шулай ук ел саен уздырыла торган «Ел тәрбиячесе» дип исемләнгән һөнәри бәйгедә дә көчләрен сынарга туры килде үзләренә. Рус телле тәрбиячеләр «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим» дигән бәйгедә катнашып, татар телен аңлауларын һәм көндәлек эшләрендә ничек куллануларын исбатлап кына калмадылар, үзләре уйлап тапкан уеннар аша татар телен ничек үзләштерүләрен дә дәлилләп күрсәттеләр. 
Атна-ун көн дәвам иткән «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә педагоглар һөнәри осталыкларын 2 этапка бүлеп күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Беренче этабында үз белемнәрен үстерү максатын күз алдында тотып, иҗади презентация әзерләп чыгыш ясасалар, коллегалары өчен эчтәлекле мастер-класслар оештырдылар. Икенче турында исә чит-ят балалар белән ачык шөгыльләр, публика каршында чыгышлар ясарга тиеш булдылар. Финалга чыккан җиде тәрбияче арасыннан 1, 2, 3 нче призлы урыннарга лаек булган үз эшенең осталары ачыкланды. Республика күләмендә шәһәребезнең данын 66 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе – Ләйсән Акатьева, 28 нче балалар бакчасыннан – Наталья Петрова, 39 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Ризаева  якларга тиеш булалар. 
Татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен әледән-әле методик берләшмәләр оештырылып тора. Шунысы куанычлы: катнашучылар саны елдан-ел күбәя бара. Шәһәребезнең 7 нче балалар  бакчасында «Танып белү сәләтен үстерүдә уеннарның роле» дип исемләнгән методик берләшмәдә унбиш балалар бакчасы педагогы катнашты. Л.Абдуллина һәм Г.Сөләйманова уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче сабыйларга белем бирү эшчәнлеген күрсәтсәләр, Гөлназ Хуҗагалиева белән Гөлнара Хөснетдинова үз куллары белән ясаган һәм «Безнең Бизиборд» дип исемләнгән күп тармаклы, заманча уеннары белән таныштырдылар. Тәрбиячеләренең дидактик уеннары да отышлы булды. Фәнисә Гайнетдинова, Айгөл Зарипова, Рәмзия Нигъмәтуллина һәм башка педагоглар тарафыннан күрсәтелгән мастер-класслар да тәрбияви әһәмияткә ия.
Шушы көннәрдә Ташлык авылының «Таңсылу» балалар бакчасында уздырылган чараны үзе бер тарихи вакыйгага тиңләргә мөмкин. Моңынчы тирән эчтәлекле методик берләшмәләрне бары тик шәһәр балалар бакчаларында гына уздырган булсак, бу юлы, киресенчә, шәһәр бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр күпләп авылга кайтты. 
Заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклар да булдырылган, яп-якты бакча барчабызның да күңеленә хуш килде. «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм үстерүдәге әһәмияте»н «Таңсылу» педагоглары Гөлнара Сибгатуллина, Алсу Мөхәммәтшина, Фәния Мостафинадан тыш 39, 64, 76, 83, 93 нче балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр дә тәфсилләп сөйләделәр, тәҗрибәләрен мастер-класслар, видеороликлар аша презентацияләп күрсәттеләр. «Өч кыз» әкияте аша сабыйлар татар халкының осталыгын, әниләренә, гомумән өлкәннәргә булган хөрмәтләрен күрсәтсәләр, ачык шөгыльдә белемнәрен һәм уңган-булганлыкларын күреп, күңел сөенде. Тәрбияче апалары Нәркизә Әсхәдуллина  ярдәмендә «Кош теле» пешереп, табын әзерләүләре әнә шул хакта сөйли. Үсеп килүче «нәни кеше» күңелендә болар эш сөючәнлек алымнары гына түгел, дуслык-татулык һәм җаваплылык хисләре тудыра. 
Сабыйларның бер-берсе белән туган телебез – татар телендә аралашулары, татар мохитендә тәрбияләнүләре – гаҗәеп матур күренеш. Тик шулай да шөгыль барышында сирәк кенә булса да рус сүзләре колакка чалынды. Бактың исә, авыл бакчаларына рус телле балалар да йөри икән. Аңлавыбызча, алар татар телен хөрмәт итеп, ике телне дә камил өйрәнү максаты белән килгәннәр, икенче баруыбызга алар да саф татар телендә сөйләшерләр дигән өмет белән хушлаштык. 
Киләчәктә дә авыл һәм шәһәр бакчалары арасында уртак эшләребез дәвамлы булсын, туган телебездә тәҗрибә уртаклашучылар саны тагын да күбәйсен. 
Нурзия МИРХАЗОВА, методик берләшмә җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев