Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уртага салып сөйләшкәндә, проблемаләр тизрәк хәл ителә

«Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин түбәнкамалыларны борчыган сорауларга җавап бирүне дәвам итә.

Әлегә кадәр булган очрашулар барышында түбәнкамалыларның көнкүрешенә, социаль яклауга, сәламәтлек өлкәсенә, коммуналь хезмәтләргә, төзелешкә, транспортка, шәһәрне яшелләндерүгә һ.б.га кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Шунысын әйтү урынлы булыр: беренче җитәкче белән турыдан-туры сөйләшкәндә күп кенә мәсьләләр, гадәттә, тиз хәл ителә. Чөнки килеп туган проблемаларны җайга салу өчен, аларны хәл итүгә  турыдан-туры кагылышы булган вәкаләтле затларга Айдар Рәис улы шунда ук күрсәтмәләрен бирә, проблеманы хәл итү мөмкинлеген өйрәнергә, мәсьәләне уңай хәл итү юлларын табарга куша һәм аның барышын шәхсән үзе даими күзәтчелектә тота.
Исегезгә төшерәбез: Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшинның халык белән очрашулары Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында уза. Алдан язылып кую өчен телефон: 39-17-17. Электрон адрес: obshpriemnaya.n@tatar.ru. 
Руслан Исламов фотоcы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X