Туган як

«Укытучыларга карата ихтирамнары зур»

13 нче гимназия-интернат укытучылары Миләүшә һәм Тимур Әһлиевләр бер ай буе Таиландның Районг өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә укытканнар. Әлеге мәктәп белән элемтә 2017 елда урнаша. Узган ел гимназия укучылары Таиландка барып, андагы белем бирү йорты балалары белән очрашкан, танышкан, дәресләргә йөргән. Тайлылар исә октябрьдә Түбән Камага килгән иде. Быел укытучылар белән алышу мөмкинлеге туган. Сәяхәте, тәэсирләре турында укытучыларның берсе – Миләүшә Әһлиева белән сөйләштем.

Миләүшә һәм Тимур – ирле-хатынлы. Икесе дә Казанда белем алган, шунда өйләнешкәннәр. 2013 елда Түбән Камага килеп төпләнергә карар кылганнар. 
– Мин үзем дә 13 нче гимназия төрендәге мәктәптә белем алдым. Кызлар гына укый торган белем бирү йорты турында ишеткәч, шунда килдем. Ирем дә шунда урнашты. Икебез дә инглиз теле укытабыз. Укучыларны да, хезмәттәшләремне дә үз итәм, хөрмәт итәм, – ди яшь мөгаллимә.
Миләүшә әйтүенчә, ул һәм ире укытудагы яңа юнәлешләр, алымнар белән кызыксыналар. Шуңа да Таиландта укытырга мөмкинлек тугач, үзләрен сынап карарга булганнар. Үзләре белән чит илгә 2 яшьлек улларын да алганнар.
– Килүгә үк иң беренче тәэсир – андагы кешеләрнең елмаюлары. Таиландны «елмаюлар иле» дип юкка гына әйтмиләр. Андагы кешеләр ихластан елмая. Бик җылы каршы алдылар, – дип искә ала Миләүшә.
Алар укыткан мәктәп һәм университет илдәге бер зур нефть компаниясе тарафыннан төзелгән. Мәктәптә  10-12 сыйныфлар гына, анда сайланып алынган балалар укый – бер урынга 100 бала дәгъва кыла. Шул ук вакытта укучыларга грантлар бирелә, уку түләүсез. Болар барысы да ил өчен эшләнә. Миләүшә әйтүенчә, белем йортларын төзүче компанияләр дәүләткә салымны ике мәртәбә азрак түли. Әгәр дә акчаларын фәнни өлкәне үстерүгә юнәлтсәләр, дүрт мәртәбә азрак. Мондый балалар ил өчен җаваплылык тоеп үсә. Ил сәясәте буенча, белемле кешеләр күбрәк булган саен, мәдәният тә югары дәрәҗәгә күтәрелә бит. Безнең хөкүмәт җитәкчеләрен уйландырырлык мәгълүмат түгелме бу? 
– Мин башта бик дулкынландым. Укучылар белән уртак тел таба алырмынмы? Аннары алар да, мин дә бары тик инглизчә аралашабыз. Аңламасалар, рус теленә күчә алмыйм, аларныкын аңламыйм. Юкка борчылганмын, тиз арада аңлаштык. Балалар да акыллы, күп беләләр, – дип дәвам итә Миләүшә. 
Анда безнең мәктәпләрдәге кебек сыйныфлар юк. 72әр кешелек өч «параллель» бар. Һәр параллель һәр фәннән белем дәрәҗәләре буенча дүрт төркемгә бүленә. Мөгаллимә әйтүенчә, белемнәре бер дәрәҗәдә булган балаларга яңа мәгълүмат төрлечә бирелә. Әмма укучылар башка фәннәр буенча көчлеләр төркемнәрендә дә булырга тиеш. Һәр бала төркемне үзе сайлый.  
– Барлык фәннәр инглиз телендә укытыла. Анда бер дәрес 100 минут бара. Балалар тыныч, беркем беркая ашыкмый. Сиңа карата һәрвакыт ачык йөзлеләр. Бездә укытучылар ихтирамга лаек булыр өчен нәрсәдер эшләргә тиеш дип саналса, ул мәктәптә барлык укытучыларга карата ихтирам зур. Шул ук вакытта, алар ашханәдә  балалар белән бергә утырып ашыйлар, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә. Безнең гимназиядә дә андый тәҗрибә кулланыла, кичен интернатка киләбез, укучылар белән дусларча аралашабыз, – ди Миләүшә.
Миләүшә һәм Тимур тай мәктәбендә дүрт атна укытканнар. Һәр укытучыга атнага барлыгы сигез дәрес кенә туры килә. Шул ук вакытта анда дәреслекләр кулланмыйлар. Һәр дәрестәге мәгълүмат баланы кызыксындырырлык итеп, уеннар, иҗади биремнәр ярдәмендә уздырыла. Зур игътибар телне, сүз байлыгын үстерүгә бирелә. Шуңа күрә укытучы һәрвакыт эзләнүдә. Шунысы да бар: фәннәр арасында аралашу стратегиясенә, ышандырырлык итеп сөйләргә өйрәтүчеләре дә бар икән.   
– Укытучылар төрле проектлар белән эшли. Мәсәлән, алар укучылары белән якында булган җирле мәктәпкә баралар, кече сыйныфлардагы балалар белән китаплар укыйлар, әсәрләр сәхнәләштерәләр, өй эшләрендә ярдәм итәләр. Шулай итеп, социаль ярдәм күнекмәләре булдырыла, – ди мөгаллимә.    
Таиланд мәктәбендәге инглиз теле мөгаллимнәре арасында Америка, Африка, Малайзиядән булганнар да бар икән. Әһлиевләрдән аермалы буларак, алар анда даими эшли. 
Миләүшәгә мәктәптәге музыка бүлмәсе бик ошаган. Беренчедән, башка бүлмәләргә тавыш кермәслек итеп изоляция  ясалган, икенчедән, бүлмә музыка кораллары белән тулы икән. Телисең – барабаннарда уйна, телисең – башка коралда. Ә андагы кебек мәктәп китапханәсен ул беркайда күрмәгән. Чыннан да, фотолардан күренгәнчә, гаять зур зал заманча итеп җиһазландырылган. Анда дәресләргә әзер-ләнү дә уңайлы. Ә тәрәзәләреннән гүзәл табигать күренешләре ачыла.  
Түбәнкамалылар яшәгән вакыт Таиланд короленең туган көненә туры килгән. Бу вакыйга  уңаеннан, ил халкы дүрт көн ял итә. Шул көннәрдә Әһлиевләр Бангкок шә-һәренә һәм Ко Самет утравына барганнар. Бу сәяхәт аларда онытылмаслык хатирәләр калдырган. 
– Кызык һәм рәхәт булуга карамастан, сагындырган нәрсәләр булды. Мәсәлән, ризыклар. Анда иртән, көндез, кичен бары дөге һәм тавык, диңгез ризыклары бирелә. Ә минем токмачлы тавык шулпасы ашыйсым килде. Шуңа күрә, өйгә кайткач, беренче эш итеп, токмачлы аш пешердем, – ди Миләүшә, елмаеп.  
Түбән Кама кунакларын озату матур узган. Укытучылар, мәктәп җитәкчеләре  фуршет әзерләгәннәр. Әһлиевләр  андагы хезмәттәшләре белән дуслашканнар, элемтәләр әле дә өзелми: интернеттагы социаль челтәрләр аша аралашып торалар. Миләүшә әйтүенчә, алган тәҗрибәне ул гимназиядә укытуда файдаланачак. Тиздән Түбән Камага тай укытучысының килүе көтелә. Якынча, октябрь ае дип планлаштырыла. Ул гимназия кызларына инглиз теле дәресләре бирәчәк. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотолар Әһлиевләрнең гаилә архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: