Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укып-уйнап үсәбез

Күптән түгел Балалар үзәк китапханәсенә яңа китаплар өстәлде. Фираз һәм Чулпан Харисовлар төзегән «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»нең максаты – төсле рәсемнәр, фотосурәтләр һәм текстлар ярдәмендә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү.

Сүзлеккә хәзерге татар әдәби телендә киң кулланыла торган меңгә якын сүз кергән, 50 дән артык тематик бүлек бар. Аларның барысы да төсле рәсемнәр белән бизәлгән, татар сүзләре һәм текстлар русчага тәрҗемәсе белән бирелгән. Балаларда тел белән кызыксыну тәрбияләү, мавыктыргыч итеп сөйләм теленә өйрәтү өчен фоторәсемнәрнең әһәмияте зур. Балаларның татарча сөйләмен үстерү һәм сүз байлыгын арттыру максатыннан, китапта шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һәм төрле биремнәр дә урын алган.
Бу сүзлек туган телебезне гаиләдә өйрәнү өчен ата-аналарга менә дигән ярдәмлек булып тора. Шулай ук аны балалар бакчалары, башлангыч сыйныф укытучылары, методистлар эшләрендә файдалана ала.
Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уен аеруча зур урын били. Ул баланы һәрьяклап үстерүдә һәм тәрбия чарасы буларак та әһәмиятле. Төрле-төрле уеннар аркылы тәрбиячеләр һәм әти-әниләр балаларда батырлык, тапкырлык һәм чыдамлык тәрбияли. Уенда балаларның  кызыксынучанлыгы, хәтере, игътибары, сөйләм теле дә үсә. Шулай ук балаларның фикер йөртүләрен, фантазияләрен баетуда да уенның әһәмияте зур. Бала физик яктан нык, таза-сәламәт, җитез булып үссен дисәң, балалар бакчасында гына түгел, табигатьтә дә гаилә белән хәрәкәтле уеннар оештырырга кирәк. Уен кагыйдәләре һәм уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча методик ярдәм буларак, 2017 елда Татар китап нәшриятында «Бергә уйнавы рәхәт!» исемле җыентык басылып чыкты.
Бу китаплар белән китапханәбезнең «Бәләкәч» 0+ залында танышырга, алып укырга һәм җәйге ялларда балалар белән шөгыльләнергә була.
Римма ХӘСӘНОВА,үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев