Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уку елы башланды

Барыбыз да бераз шикләнеп, куркып алган 1 сентябрь – Белем көне, ниһаять, килеп тә җитте.

Уку елы башланды. Тантаналы «линейка» быел бары 1 нче һәм 11 нче сыйныфлар өчен генә узды. Калган сыйныфларда беренче дәрес уку бүлмәләрендә үткәрелде. Соңгы көнгә кадәр «дистанцион уку дәвам итәчәк икән» дигән имеш-мимешләр тынмады. Янәсе, балалар бер атна укыйлар да, кире онлайн режимга күчәләр. Барыгызны да тынычландырырга ашыгабыз, балалар мәктәпкә йөриячәкләр. Әмма уку йортларында Федераль «Роспотребнадзор» таләпләре үтәлергә тиеш булачак.
– Туклануда үзгәрешләр бар. Башлангыч сыйныфлар бушлай тукланачак, – дип игълан итте Түбән Кама шәһәре мэры эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. 1 сентябрьдә Айдар Метшин 16 нчы мәктәптә тантаналы «линейка»да катнашты. Белем бирү йортына быел 40 ел тулды. Ачылуга ук, ул шәһәрнең иң алдынгы мәктәпләренең берсенә әйләнде. Анда Россия һәм республикакүләм конференцияләр һәм семинарлар даими уздырылды. Быел бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 100 балл алган сигез укучының берсе, нәкъ менә шушы мәктәп укучысы иде. 

Балалар бакчаларында да яңа уку елы башланды. Быел балаларны шәһәрдә – 75, авылларда 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кабул итте.  «Демография» милли проекты ярдәме белән өч яшьтән өлкәнрәк барлык балалар да бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән. Соңгы тугыз ел эчендә генә дә, шәһәрдә һәм районда 2740 урынлы 12 яңа балалар бакчасы төзелгән. 1 сентябрьдә 29 нчы һәм 35 нче микрорайонда ике балалар үсеш үзәге ачылды. Һәрберсе 260 балага исәпләнгән, шуларның 120 се (алты төркем) 3 яшьтән кече сабыйлар.
– Әлеге үзәкләрдә төп белем бирү программасыннан тыш, танып белү, социаль, иҗади, физик юнәлешләр буенча эш барачак. Мәгариф өлкәсендә яңа проектларны да гамәлгә ашырырга ниятлибез. Мәсәлән, нигездә «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре яшәгән 34 нче микрорайонда белем бирү комплек-
сы – 320 урынлы балалар үсеше үзәге һәм 950 укучыны сыйдырышлы мәктәп төзү күздә тотыла, – дип планнар белән таныштырды Айдар Метшин.
Хәзерге вакытта объектлар буенча проектлар төзелә. Комплекс төзелешенә якынча 1 миллиард сум тотылыр, дип көтелә.

Лилия Заһретдинова

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев