Туган як

Уен гына димә, уйдырып әйтә бел уеңны

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – уен. Уен-сөйләм телен, туган телне өйрәтү, камилләштерүнең иң үтемле һәм нәтиҗәле чарасы.

Мин 64нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Нәниләр белән шөгыльләнгәндә уеннарга аерым игътибар бирәм. Бала сүзле уеннар белән никадәр иртә танышса, аның тел байлыгы тизрәк арта, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә, ана телендә сөйләшү, аралашу киңәя. Уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияләп кенә калмый, ә ишетеп аңлау, авазларның һәм сүзләрнең дөрес әйтелешен үзләштерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүдә дә ярдәм итә.
Хәзерге вакытта 3-4 яшьлек нәниләр белән эшлим. Бу яшьтә сүзле уеннарны яратып уйныйбыз, бу төр шөгыль исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый. Балалар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тырышалар.
Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак та отышлы, чөнки алар барышында күмәклелек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү, шәфкатьлелек кебек матур сыйфатлар да, шулай ук бала күңелендә туган телне, гореф-гадәт, олыларны ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.
Уен вакытында мәкаль-әйтемнәрне, тизәйткечләрне, санамышларны, табышмакларны да актив кулланам. Бу исә сөйләм телен үстерә, балаларның фикерләү сәләтен активлаштыра.
Тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек формалаша.
Эльвира ҖӘЛӘЛОВА,
64нче балалар бакчасы тәрбиячесе. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: