Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уңайлы да, файдалы да

Яңа социаль транспорт картасы гамәлгә кертелде. Бу очракта сүз, гражданнарның ташламаларга ия булган категорияләре турында бармый. Хәер, ул юл билетлары да кулланышта калачак.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр буенча 47нче маршрутлы автобус йөри башлагач, кешеләр йөрү өчен «НПАТП» карталары белән түләп булмавыннан зарланды. Ә яңасы белән барлык төр җәмәгать транспортында йөреп булачак, әле юл хакы да ике сумга ким алыначак. Акчалата түләсәң – 22 сум, карта белән – 20 сум.
Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты мәгълүматы буенча, социаль карта белән башка шәһәрләрдә дә йөреп була. Аны Россия почтасының һәм «Ак Барс» банкының барлык филиалларында сатып алырга мөмкин. Акчаны телефонга салган кебек, анда күрсәтелгән номерга җибәрә аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев